Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Закиров Зәлия Саттарованың беренче концертында: Зәлия бик чибәр, уңган кыз
Габдулла Тукай әдәби музеенда яшь җырчы Зәлия Саттарованың иҗат кичәсе узды. Әлеге чарада татар халык һәм эстрада җырлары, татар композиторлары әсәрләре һәм Зәлия Саттарова үзе язган шигырьләр яңгырады.
«Зәлия безнең күз каршында үсте, күрше авыл кызы. Концертына чакыргач, мин шунда ук ризалаштым, авылда булсам да, концертны карарга йөгереп килдем. Зәлиянең бик чибәр, унган кыз икәнен белә, әмма моның хәтле үк белми идек», - диде «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров.
«Бәйрәм» фольклор ансамбле солисты Илзирә Сираҗиева концертны ошатуын әйтте. «Зәлия өчен чын күңелдән сөендем. Искиткеч булды, җырларны башкарып чыгу алай ук җайлы түгел, ул күп көч таләп итә», - диде ул.

«Бабам бик матур итеп гармунда уйный, әбием матур итеп җырлый иде, әтиемдә җор теллелек бик көчле. Унберенче сыйныфны тәмамлаганнан соң Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының музыка факультетына укырга кердем һәм шуннан башлап иҗат белән ныклап шөгыльләнә башладым. Беренче курстан ук «Бәйрәм» музыкаль-фольклор ансамбленә килеп эләктем. Бүгенге көндә студент булмасам да, шул ансамбльдә чыгыш ясыйм, бездә чын гаилә мохите, биредә мин якын иҗатташ дусларымны таптым», - диде Зәлия Саттарова.
Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова төркемендә биюче Илфат Газиев һәм Татарстанның атказанган артисты Илнат Фәхруллин төркемендә биюче Зәйнәп Сабитова татар халык биюләре белән концертны бизәделәр. Концертта шулай ук Зәлия Саттарова эшләгән 24нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да чыгыш ясады.

«Без татарча җырлый, татар халкына хезмәт итә торган талантлы яшьләрне халыкка күрсәтергә тырышабыз. Зәлия Саттарованың концерты бик матур узды, күпме яшьләр, балалар килде һәм шул ук вакытта монда олылар да бар, бу бит – буыннар алмашы! Татар халкының матурлыгын, аңа ышаныч, өмет барлыгын без шушылай күрсәтәбез», - диде Габдулла Тукай әдәби музееның фәнни хезмәткәре Әлфия Шәрипова.
Мәрьям Ибраһимова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз