news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Заһидуллин: Бүген Татарстан – казанышлар республикасы

Татарстанның юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Алабугага эш сәфәре вакытында «Алабуга Соте» компаниясенең хезмәт коллективлары белән очрашты. Очрашуда Алабуга районының һәм тулаем республиканың социаль-икътисади үсеше турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә Татарстан Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте.

Спикер сүзләренчә, Татарстанда Россиядәге иң көчле социаль ярдәм системаларының берсе булдырылган, ә Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүче һәр кешенең иминлеген һәм уңайлылыкны һәрвакыт беренче урынга куя. Балалы гаиләләргә, махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына аерым игътибар бирелә.

Республикада юридик ярдәм хәрбиләргә һәм аларның якыннарына күрсәтелә торган комплекслы ярдәм системасының әһәмиятле өлеше булып тора. Аларга Татарстан Республикасының Дәүләт юридик бюросы даими рәвештә бушлай юридик ярдәм күрсәтә. 2025 елның беренче яртыеллыгында бюро юристлары 800дән артык хәрбигә һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәткән.

Моннан тыш, Татарстанда халык өчен 62 социаль ярдәм чарасы бар. 2024 елда аларны 1,1 млн кеше файдаланган. Шул ук вакытта балалы, аз керемле гаиләләргә һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә аерым игътибар күрсәтелә, диде министр.

«Бүген Татарстан – казанышлар республикасы. Безнең уңышлар бөтен буын татарстанлыларның хезмәтенә, республиканың гореф-гадәтләргә тугрылыгына, туган илгә мәхәббәткә нигезләнә. Әле дә калып килгән проблемалы мәсьәләләрне хәл итү эшен эзлекле дәвам итәбез һәм аларны чишүдә бергәләп актив эшләячәкбез», – дип йомгаклады Рөстәм Заһидуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot