news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Заһидуллин: Алдагы еллардагы норматив актлар тәрҗемәсен төгәлләргә кирәк

Хокукый мәгълүмат рәсми порталы белешмәсе буенча, узган елларның 26 меңнән артык акты тәрҗемә ителми калган.

Республиканың юстиция министры Рөстәм Заһидуллин алдагы еллардагы норматив актлар тәрҗемәсен төгәлләргә кирәклеген искәртте. Министрлар Кабинетында узган утырышта ул "2021 елда Татарстан Республикасының дәүләт телләре турында закон үтәлеше турында" доклады белән чыгыш ясады.

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан телләре турында законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышы Премьер-министр Алексей Песошин рәислегендә узды.

"Хокукый мәгълүмат рәсми порталы белешмәсе буенча, узган елларның 26 меңнән артык акты тәрҗемә ителми калган. Дәүләт хакимиятенең башкарма органнарына, җирле үзидарә органнарына алдагы еллардагы актлар тәрҗемәсен төгәлләргә кирәк. 2021 елда башкарма органнар бу күрсәткечне үтәмәгән. Ике органда тугыз акт тәрҗемә ителмәгән", - диде Рөстәм Заһидуллин.

"Җирле үзидарә органнары 99 процент мунципаль-норматив актны тәрҗемә иткән. Узган ел белән чагыштырганда, күрсәткеч шул ук дәрәҗәдә калган", - диде министр.

Ул 2021 елда 17 муниципаль районда 423 акт тәрҗемә ителмәгәнен әйтте. Иң түбән күрсәткеч Бөгелмә районында. "2019 елның 1 июленнән башкарма комитетларда тәрҗемәче вазифасы кертелгән. Ләкин тәрҗемәнең сыйфаты камил түгел. Актларның бер өлеше татарчага тәрҗемә ителмәгән очраклар бар", - дип белдерде Рөстәм Заһидуллин. 

Ул татар һәм рус телендәге текстлар тәңгәл, тиңдәш булырга тиешлеген ассызыклады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100