news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Ямалиев: Татар авыллары эшмәкәрләре җыенында яшьләр күбрәк булсын иде

Рөстәм Ямалиев: Татар авыллары эшмәкәрләре җыенында яшьләр күбрәк булсын иде
Фото: "Татар-информ", Зөлфия Шәвәлиева

Казанда Бөтендөнья татар конгрессы XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды. Җыенда Мәскәү татар штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев форум турында үзенең фикерләре белән уртаклашты. Аның фикеренчә, татар авыллары эшмәкәрләре җыенына күбрәк яшь буын белән эш алып барырга, яңа буын эшмәкәрләрне җәлеп итәргә кирәк.

«Әлеге форумнар яшәрергә тиеш. Монда яшьләр күбрәк булсын иде. Алар килеп танышсыннар, берләшсеннәр иде. Мин авылларда күп булам – авыллардан кеше китә. Бу – безнең авыр тема, монда һәрчак бик күп критика. Безнең халык та, җитәкчелек тә моның төп сәбәпләрен аңламый. Минемчә, җәмәгать эшлеклеләре авылларга чыгып, тренинглар, төрле дәресләр уздырса дөрес булыр иде. Яшьләргә үзләренең туган җиренең, туган туфрагының кадерен вакытында аңлатырга кирәк», – ди Мәскәү татар штабы җитәкчесе.

Ул эшмәкәрләрнең берләшүе, төрле төбәкләрнең үзара тәҗрибә белән уртаклашуы мөһим фактор булуын билгеләп үтте.

«Илебез өчен бик катлаулы вакытлар. Эшмәкәрләр өчен күпме санкцияләр кертелде, баштан бик авыр булды бит. 3 ел элек җыелганны хәтерлим – чит ил җайланмалары юк, хәлләр авыр иде, ә монда без берләшәбез, берләшеп эшләү бар яктан да җиңелрәк. Минем форумнарга берничә теләгем бар – беренчедән, безгә авыл хуҗалыгында грантлар турында күбрәк мәгълүмат җиткерергә кирәк. Күпләр алардан курка, аның бит бер авырлыгы да юк, дөрес итеп аңлатсаң, төрле бизнес идеяләр тәкъдим итүчеләр дә күбрәк булыр иде. Грантлар – авыл эшмәкәрләре өчен зур мөмкинчелек, аның ярдәмендә кече бизнес ачып, аны бик зур масштабларга җиткереп була», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100