news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Ямалиев: Сабан туе – татар мәдәниятенә мәхәббәт уятырга ярдәм итә торган чара ул

Фото: © Ильнар Тухбатов/ "Татар - информ"

Сабан туе – татар теленә, мәдәниятенә мәхәббәт уятырга ярдәм итә торган чара, бөтен халык өчен төп дата ул. Шуңа күрә Мәскәү татарлары штабы ел саен анда актив катнашырга һәм коллектив белән илнең төрле почмакларында оештырылган бәйрәмнәргә барырга тырыша, дип белдерде иҗтимагый оешма башлыгы Рөстәм Ямалиев.

Ул быел штаб командасының Мәскәү Сабан туенда оештырылачак ишкәкле регатада катнашачагы хакында сөйләде.

«Бездә ишкәкле регата буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары бар, алар быел да чыгыш ясаячак. Без бу ярышларга һәрвакыт әзерләнәбез, шуннан соң бәйрәмдә барыбыз бергә җыелабыз, якыннарыбыз һәм дусларыбызны да алып киләбез. Кагыйдә буларак, анда үзебезнең палатканы урнаштырабыз. Аннары барыбыз бергә Мәскәү татарлары штабы мәйданчыгына чәй эчәргә барабыз. Анда һәрвакыт аншлаг. Безнең даими активистларыбыз бар, алар - 13 700 кеше. Алар Мәскәүдәге гомумшәһәр бәйрәменә һәрвакыт кунаклар алып килә», - дип искәртте берләшмә җитәкчесе.

Аның сүзләренчә, волонтерлар алдында ел саен торган төп бурычларның берсе – бәйрәмгә татар һәм башкортларны гына түгел, ә гадәти булмаган татар колоритын, тарихы ерак гасырларга китә торган йолалар һәм биюләрне үз күзләре белән күрсеннәр өчен Мәскәү кешеләрен дә алып килү. Ямалиев билгеләп үткәнчә, татарлар штабы Мәскәү өлкәсе татарлары автономиясе белән берлектә Сабан туен оештыруда актив катнаша, күпсанлы конкурслар үткәрә һәм төбәкнең төрле шәһәрләрендә (Красногорск, Дубна, Коломна, Щелково) үткәрелә торган бәйрәмнәргә бара.

Искәртеп үтәбез, Мәскәүдә гомумшәһәр Сабан туе 1 июльдә Коломенское музей-тыюлыгында узачак. Башлана – 11.00 сәгатьтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100