Мәскәү татарлары һәм төрки халыклар Милли конгрессы каршындагы Координация советы тарафыннан җырчы, РСФСРның халык артисты, композитор һәм продюсер Ренат Ибраһимовны Мәскәүнең татар милләтеннән булган мәшһүр эшлеклеләре исемлегенә кертү турында карар кабул ителде.
«Әлеге исемлектәге 32 кешенең һәркайсы – татар милләтенең лаеклы вәкиле, безнең җәмгыять өчен үрнәк. Ренат Ибраһимов нәкъ менә шундый кеше иде, шунлыктан аны әлеге исемлеккә кертергә карар кылынды», - дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгына Мәскәү татарлары милли конгрессы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев.
Ул билгеләп үткәнчә, Ренат Ибраһимов - күренекле мәдәният эшлеклесе, аны бөтен эстрада һәм музыка дөньясы белә иде.
«Лев Лещенко, Владимир Винокур, Иосиф Кобзон һәм башкаларның аның концертларында еш кунак булуы артистның абруе хакында сөйли. Безнең штаб мәйданчыгында җырчыны искә алу кичәсен үткәрәчәкбез», - дип искәртте Рөстәм Ямалиев.
Кичә җырчы, РСФСРның халык артисты, композитор һәм продюсер Ренат Ибраһимовның йөрәге тибүдән туктады. Аңа 74 яшь иде.