news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Ямалиев: 600 мең исәпкә алынмаган татар 16 миллион кеше арасында калган

«Бик кайгырдык. Шуннан соң, штабта тиз арада җыелыш үткәрдек. Росстат, Президент Аппаратыннан кешеләр чакырдык», - диде Мәскәү татарлары һәм төрки халыклары милли конгрессы президенты.

Рөстәм Ямалиев: 600 мең исәпкә алынмаган татар 16 миллион кеше арасында калган
Зилә Мөбәрәкшина

Мәскәү татарлары һәм төрки халыклары милли конгрессы президенты Рөстәм Ямалиев халык санын алуга карата фикерен белдерде. «Исәпкә алынмаган 600 мең татар кешесе милләтен күрсәтмәгән 16 миллион кеше арасында калган», – диде ул.

«Яңа елда Росстат халык санын алу нәтиҗәләрен игълан итте. Узган җанисәп белән чагыштырганда, татарлар 600 меңгә кимегән. Бик кайгырдык. Шуннан соң, штабта тиз арада җыелыш үткәрдек. Росстат, Президент Аппаратыннан кешеләр чакырдык. «600 мең татарны кая куйдыгыз?» – дип сорау бирдек», - диде ул Татарстан журналистлары белән очрашуда.

Хәзер без җиңнәрне сызганып, тагын да ныгытып эшлибез, кешеләр белән сөйләшүләр алып барабыз. Барыбер бирешмибез, ниятебез - киләчәк буынга татар телен тапшыру. Милли татар хәрәкәтен дә без алып барабыз. Безгә ышаналар, безнең арттан баралар. Шуңа күрә бөтен җаваплылык үзебездә», - диде Рөстәм Ямалиев.

Мәскәү татарлары һәм төрки халыклары милли конгрессы президенты елына якынча йөз чара үткәрүләре, анда ун мең кеше катнашуы турында әйтте. «You Tube хостингында дүрт каналыбыз бар, видеоязмаларны көн саен 80 мең кеше карый. Бер елда видеоларны 1,5 млн кеше карый. Безнең үзенчәлек – тренинглар уздыруда», - дип билгеләп үтте ул.

«Мәскәүнең татар активистлары - барысы да безгә килә. Гел аралаша торган кешеләребез – Аксакаллар шурасы, Офицерлар шурасы һ.б. бар. Ун меңләп татар белән элемтәдә торабыз дип әйтә алам. Шуннан да күбрәк кеше колачлый алмыйбыз. Шушы ун мең аудитория белән даими аралашабыз, эшлибез. Җанисәпкә багышлап, ун мең данәдә «Үз җиремдә – үз телем» дигән китап чыгардык, аны төрле төбәкләрдә тәкъдим итеп йөрдек», - ди ул.

Рөстәм Ямалиев «Мәскәү татарлары штабы»ның барлыкка килү тарихын да сөйләде.

«1997 елда КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табиев тарафыннан нигезләнгән «ДЛ-16» клубы базасында оешты. Вафатына берничә ел кала ул миңа Мәскәүдә татар якташлык җәмгыятьләре очрашуларын уздырырга кушты. Соңрак Большие Каменщики урамындагы күп фатирлы йортта татар активистлары өчен «штаб-фатир» пәйда булды. Хәзер көн саен монда төрле яшьтәге кеше җыела», - диде ул.

Штабның төп максаты – татар телен, мәдәниятен саклау һәм татар кадрларын үстерү. «Биредә 14 клуб бар, төрле проектлар оештырабыз. Мәсәлән, «Татар мафиясе» проектында 500 кеше катнаша. Кешеләр мафия уенын уйнап, татар телен өйрәнә. «Рәхәт» проектында да 500 кеше санала. «Яшьләр якшәмбесе» дигән проектыбыз кысаларында һәр якшәмбе 1-2 курс татар студентларын җыябыз, алар мең кеше», - дип мисал китерде ул.

Узган ел «штаб»ка 25 ел булган, шул уңайдан 25 якташлык оештырганнар. «Татарстан, Мәскәү, Түбән Новгород, Самара, Ульяновск, Санкт-Петербург һ.б. өлкәдәге татарларның якташлыгын төзедек», - диде ул.

«Монда булган эшчәнлекне күреп, күзәтеп барабыз. Сезгә ярдәм йөзеннән, «Татмедиа»да чыккан китап-журналлар, татар телен өйрәнү өчен ярдәмлекләр һ.б. алып килдек. Китапханәгездә урын алыр дип уйлыйм», - диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте PR-директоры Ләйсән Сафина.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100