Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: хәләл бизнес, тыелган өлкәдә эшләү һәм «соры» хезмәт хакы
Имам ислам динендә нинди эш һәм бизнес рөхсәт ителүе турында сөйләде.
Ни өчен намуслы бизнес исламда иң авыр юлларның берсе санала? Тыелган өлкәдә эшләргә һәм рәсми булмаган хезмәт хакы алырга ярыймы? Ни өчен мөселман кешесе эш урыныннан биш минутка гына иртәрәк киткән өчен дә Аллаһ каршында җавап бирәчәк? Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сөйләде.
«Намуслы эшмәкәр җәннәттә пәйгамбәр саләллаху галәйһи вә сәлләм белән бергә булачак»
Рөстәм хәзрәт, мөселманнарга нинди бизнес төрләре белән шөгыльләнергә ярый, ә ниндиләре белән ярамый?
Бервакыт безнең сөекле пәйгамбәребез саләллаху галәйһи вә сәлләм ике бармагын күтәргән һәм болай дигән: «Намуслы сәүдәгәр (ул вакытта бизнесменнарны шулай атаганнар) җәннәттә минем белән шулкадәр якын булачак». Мин үзем әле шәкерт чакта бу хәдиснең мәгънәсен аңлап җиткерми идем. «Нишләп сәүдәгәр пәйгамбәр саләллаху галәйһи вә сәлләм белән бергә җәннәттә була?» - дип аптырый идем.
Шулай бервакыт укыган вакытта җәен бер туганымда эшләп алдым. Ул базарда кондитер эшләнмәләре сата иде. Мин шул әйберләрне сатып торучы булдым. Ислам уку йортында укыгач, гөнаһтан бик курка идем. Шуңа күрә граммына кадәр дөрес итеп үлчәргә, акчаны тиененә кадәр дөрес итеп исәпләп кайтарырга тырыштым. Ничек кенә тырышсаң да, барыбер кемгәдер нәрсәдер ошамый, канәгатьсезлек белдерүчеләр табылып тора. Боларның барысы да күңелдә җыелып бара, ә аннары бу эмоцияләр бөтенләй гаебе булмаган бер кешегә ишелеп төшәргә мөмкин. Менә шул вакытта мин бу хәдиснең мәгънәсен аңладым. Намуслы сәүдәгәр, намуслы эшмәкәр булу бик авыр икән.
Шулай ук пәйгамбәребез саләллаху галәйһи вә сәлләм нинди сәүдәгәрнең җәннәткә эләгәчәген аңлата. Ул алдамый, мәҗбүриләп сатмый, барысын да намус белән эшли, шул ук вакытта мохтаҗларга да ярдәм итә.
«Пәйгамбәребез саләллаху галәйһи вә сәлләм нинди сәүдәгәрнең җәннәткә эләгәчәген аңлата: ул алдамый, мәҗбүриләп сатмый, барысын да намус белән эшли, шул ук вакытта мохтаҗларга да ярдәм итә»
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»
Тыелган (хәрам) нәрсәләр булган оешмада эшләргә ярыймы?
Кешегә мөмкин булган теләсә кайсы урында эшләргә рөхсәт ителә. Мәсәлән, ялгыз әни кеше кибеттә эшли, ди. Кибеттә спиртлы эчемлекләр сатыла. Әмма аңа балаларын ашатырга кирәк, ул бу эштән китә алмый. Аннан китсә, балаларын кем ашатачак?
Шуңа күрә, әгәр спиртлы эчемлекләр белән бәйле булмаган, тыелган әйберләр сатылмый торган эш табу мөмкинлеге бар икән, сез андый эшне табарга тырышырга тиешсез. Әгәр мондый мөмкинлек юк икән, эшләгән җирегездә эшләгез, әмма хәләл акча эшләү юлларын эзләүдән туктамагыз.
«Эш бирүче эшчеләрен рәсми рәвештә эшкә урнаштыру турында кайгыртырга тиеш»
Ислам рәсми булмаган эштә эшләүгә ничек карый? Мөселманнарга «соры» (конвертта ала торган) хезмәт хакы алырга ярыймы?
Менә безнең мәчеттә якынча 70 кеше эшли. Мин аларның барысын да рәсми рәвештә эшкә урнаштыру яклы. Ни өчен? Чөнки барыбыз да иртәме-соңмы пенсиягә чыгачакбыз. Рәсми булмаган рәвештә эшләгән кешенең иминият түләүләре дә, социаль пакеты да, больничный түләүләре алу мөмкинлеге дә, декрет акчасы да булмый.
Аннары бу кеше миңа: «Синең аркада минималь пенсия алам», – дип үпкәләргә мөмкин. Шуңа күрә эш бирүче үзенең кереме турында гына түгел, ә эшчеләре турында да уйларга тиеш, чөнки ул алар өчен җаваплы.
«Барысын да намус белән эшләргә тырышырга кирәк, чөнки Аллаһы Тәгалә безнең телебез сөйләгәнгә карамый, ул безнең йөрәгебездәгегә карый»
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»
«Алдаган өчен җавап бирәчәкбез»
Эш бирүчегә эшчеләренә хезмәт хакын вакытында түләү никадәр мөһим?
Сөекле пәйгамбәребез саләллаху галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Берәр кешене эшкә ялласагыз, аңа хезмәт хакын маңгай тиресе кипкәнче түләгез». Акчаны билгеле бер вакытта түләргә сүз биргәнбез икән, вакытында түләргә тиешбез. Әйе, төрле икътисади ситуацияләр булырга мөмкин. Әгәр эш бирүче түли алмый икән, ул бу хакта эшчеләре белән сөйләшергә тиеш.
Барысын да намус белән эшләргә тырышырга кирәк, чөнки Аллаһы Тәгалә безнең телебез сөйләгәнгә карамый, ул безнең йөрәгебездәгегә карый. Бу дөньядагы һәр алдавыбыз өчен теге дөньяда җавап бирәчәкбез.
«Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында эштән иртәрәк китәргә кирәк икән, без җитәкчегә хәлне аңлатырга һәм аның ризалыгын алырга тиеш. Безнең эштә булырга тиешле вакыт – әманәт»
Фото: © «Татар-информ»
«Эштә булырга тиешле вакыт — ул мөселман кешесенең әманәте»
Мөселман кешесенә җитәкченең рөхсәтеннән башка эштән 5-10 минутка иртәрәк китәргә ярыймы?
Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында эштән иртәрәк китәргә кирәк икән, без җитәкчегә хәлне аңлатырга һәм аның ризалыгын алырга тиеш. Әгәр рөхсәт итми икән, хезмәт килешүендә язылганча эш көнен эшләп бетерергә кирәк була. Безнең эштә булырга тиешле вакыт – әманәт (безгә ышанып тапшырылган нәрсә). Без моның өчен эш бирүче алдында гына түгел, ә Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирәчәкбез. Кайбер эшчеләр эш сәгатен уздыру өчен эш урынында берни эшләмичә тик утыра. Моның өчен дә җавап тотарга кирәк булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз