news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: Сәхәргә тормауның гөнаһы юк

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: Сәхәргә тормауның гөнаһы юк
Рамил Гали

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сәхәргә тормыйча гына тотылган уразаның бозылмавын әйтте.

«Бу сорауны бик күп егетләр бирә: «Хәзрәт, тормасаң ярыймы?» – диләр. Әйтик, кешегә иртән эштә булырга кирәк. Сәхәрне ашаса, төн буе йокламаса, эштә эшли алмас, эштән дә куарга мөмкиннәр. Без моны аңлыйбыз. Әлбәттә, тормасаң ярый, гөнаһы юк, ураза кабул була. Ләкин тору хәерлерәк», – диде ул «Гадел әңгәмә» тапшыруының Рамазан аена багышланган махсус чыгарылышында.

Рөстәм хәзрәт сүзләренчә, шулай да, сәхәргә тору хәерлерәк санала. «Расүлебез (с.г.в.) «Сәхәр – ул сөннәтем», ди. Торып ашасагыз, бәрәкәте бик күп, ягъни ул вакытта Аллаһы Тәгалә бөтен догаларыбызны кабул итә», – диде ул.

  • «Гадел әңгәмә» тапшыруының Рамазан аена багышланган махсус чыгарылышы чыкты. Уразага кагылышлы иң актуаль сорауларга Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде. Тапшыруны безнең Ютуб-каналда карый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100