news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: Шәҗәрә төзегән өчен шәхси белгечләр бик зур акча ала

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: Шәҗәрә төзегән өчен шәхси белгечләр бик зур акча ала
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесенә багышланган матбугат очрашуында «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белгечләрдә шәҗәрә төзүнең бик кыйммәткә төшүен искәртте.

«Минем үзем шәхси генеалогка мөрәҗәгать иткәнем бар. Алар, әлбәттә, кайчак бик зур акча алалар. Безнең гаилә болай эшләде: интернетта бик күп кушымталар бар, без шуларны йөкләп алдык. Аларны әбиләргә, бабайларга, апаларга, абыйларга җибәрергә була, һәм аларның һәркайсы белгән мәгълүматын тутыра ала», – дип киңәш итте Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Шәҗәрә төзү буенча хезмәтне Татарстан Республикасы Дәүләт архивы да күрсәтә. Аннан файдалану өчен сайтта гариза язу да җитә. Әмма бу хезмәт түләүле, дип хәбәр итте ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Илдарханова-Балчыклы.

«Бәяләр закон нигезендә җайга салынган, прейскурант сайтта бар. Алар, әлбәттә, шәхси генеалоглар сораган бәяләр белән чагыштырырлык түгел. Татарстанда һәм читтә яшәүче ватандашларыбызның күбесе мондый хезмәтне сорап мөрәҗәгать итәләр. Шәҗәрәләрне төзү вакыты төрлечә, бу саклауда булган документлар санына бәйле. Барлык кирәкле документлар булган очракта, бу берничә ай эчендә эшләнә, ә алар булмаган очракта, эш берничә елга кадәр сузылырга мөмкин», - дип аңлатты ул.

Аның сүзләренчә, кешеләргә борчылырга кирәкми, аларның ата-бабалары һәм туганнары турындагы мәгълүматны дәүләт органнарыннан теләсә кем ала алмаячак, сорауны рәсмиләштергәндә һичшиксез туганлык дәрәҗәсен күрсәтергә кирәк булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100