news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: Балаларны күз тиюдән һәм бозымнан ничек сакларга?

Имам мөселманнарга күз тиюдән һәм бозымнан ничек сакланырга кирәк икәнен аңлатты.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: Балаларны күз тиюдән һәм бозымнан ничек сакларга?
Рөстәм Хәйруллин: «Ислам күз тию белән бозым барлыгын таный»
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

Үзеңне һәм балаларыңны күз тиюдән һәм бозымнан ничек сакларга? Бозым ясасалар нишләргә? Каргыш нәселдән-нәселгә күчә аламы? Бу хакта «Татар-информ»га Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде.

«Шундый бер заман киләчәк, күпчелек үлемнәр нәкъ менә күз тиюдән булачак»

Рөстәм хәзрәт, ислам күз тию һәм бозым барлыгын таныймы?

Әлбәттә, исламда күз тию белән бозым бар. Сөекле Пәйгамбәребез саләллаху галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Күз тию – хак нәрсә», – дигән. Шундый бер заман киләчәк, күпчелек үлемнәр күз тиюдән булачак, дигән сүзләре дә бар. Кайвакыт ул заманнар килмәдеме икән инде, дип уйланып та куясың. Чөнки кайчак табиблар кешегә диагноз куя алмый, ә кеше күз алдында гөл кебек сула һәм бу дөньядан китеп тә бара. Бу күз тию яисә бозым булырга мөмкин.

Кайбер ата-аналар балаларын күз тиюдән саклар өчен сабыйның маңгаена корым яисә иннек сөртә, кулына җеп бәйләп куя. Бу рөхсәт ителәме?

Монда бер нәрсәне аңларга кирәк. Без балаларның маңгаена төртке ясап куябыз, кулына җеп бәйлибез, киеменә бөти тагабыз, яисә машинага дога язылган әйберләр эләбез һәм безне шушы әйберләр күз тиюдән саклый, дип уйлыйбыз. Бу дөрес түгел. Безне Аллаһы Тәгалә генә саклый. Ә баланың маңгаена сөртеп куйган төртке яки киеменә таккан ялтыравыклы әйбер кешенең игътибарын җәлеп итә. Кеше шунда ук балага карамый, аның күзе башта шул әйбергә төшә. Шулай ук машинага элеп куйган дога язылган әйберләр дә сакламый. Алар безгә машинаны кабызганда «Бисмилләһ» дип әйтергә искә төшерергә генә мөмкин.

«Без үзебез дә балаларыбызга күз тидерә алабыз»

Кайберәүләр, күз тиюдән куркып, баласының фотоларын социаль челтәрләргә куймаска тырыша. Фото аша күз тия аламы? Ата-аналар үзләре баласына күз тидерергә мөмкинме?

Без үзебез дә балаларыбызга күз тидерергә мөмкинбез. Еш кына хатын-кызлар социаль челтәрләрдә балаларын, гаиләсен, иренең нинди бүләкләр алып биргәнен күрсәтә, ә аннары күз яшьләренә буыла-буыла: «Хәзрәт, ирем үзгәрде, ул бөтенләй башка кешегә әйләнде», – дип килә.

Пәйгамбәребез саләллаху галәйһи вә сәлләм балага яки матур әйбергә караганда: «Сөбханаллаһ», «Әлхәмдүлилләһ», – дип әйтергә кушкан. Бу сүзләр күз тиюдән саклый. Безне өйләргә сабыйга исем кушу мәҗлесләренә чакыралар, без анда һәрвакыт ата-аналарны бу сүзләрне әйтергә өйрәтәбез. Моннан тыш, баланы Аллаһ сакласын өчен, без аңа мөмкин кадәр тизрәк исем кушарга, корбан чалырга тырышырга тиешбез.

Баланы күз тиюдән саклау өчен тагын нинди ысуллар бар?

Ата-аналар баланы берәр җиргә озатканда укый торган махсус дога бар. Мәсәлән, баланы бакчага яки мәктәпкә җибәргәндә укыла торган доганың тәрҗемәсе болай яңгырый: «Әй Аллаһым! Баламны сиңа ышанып тапшырам, аны саклап һәм яклап йөрт». Әти-әнинең догалары кабул була. Шуңа күрә балаларыгызны кая да булса озатканда һәрвакыт шушы догаларны укыгыз.

«Пәйгамбәребез балага яки матур әйбергә караганда «Сөбханаллаһ», «Әлхәмдүлилләһ» дип әйтергә кушкан»

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Күрәзәчегә барган кешенең кырык көн дәвамында намазлары кабул ителмәячәк

Сихерчелек белән шөгыльләнгән яки сихерчегә барган кешене нинди җәза көтә?

Пәйгамбәребез саләллаху галәйһи вә сәлләм сихергә кагылышлы берничә мисал китерә. Мәсәлән, кеше моңа ышанмаска, әмма кызык өчен генә күрәзәчегә барып карарга мөмкин. Андый кешенең кырык көн дәвамында намазы кабул ителмәячәк. Газета-журналлардагы йолдызнамәләрне кызык өчен генә укып чыккан кешенең дә намазлары 40 көн буе кабул ителмәскә мөмкин.

Шуңа күрә без андый нәрсәләрдән ерак торырга тиешбез. Аллаһы Тәгалә безне сакласын.

Үзенә бозым ясаганнар, дип шикләнгән кешегә нишләргә?

Мондый шик туа икән, иң беренче чиратта өйне җыештырып чыгарга кирәк. Өебез һәрвакыт чиста булырга тиеш. Йортыбызны, нигезебезне саклау өчен өйдә гел догалар, намаз укылырга, азан әйтелергә тиеш. Бу ярдәм итмәсә, имамнарга мөрәҗәгать итегез. Кешене бозым ише нәрсәләрдән чистарта торган имамнар бар.

«Әгәр нәселегездә ниндидер бозым барлыгын сизәсез икән, исегезгә төшерергә тырышыгыз: берәрсен рәнҗеткәнегез булмадымы? Рәнҗеткән булсагыз – гафу сорагыз»

Фото: © «Татар-информ»

«Рәнҗегән кешенең догасы каргыш булып төшәргә мөмкин»

Каргыш нәселдән-нәселгә күчә аламы?

– Каргыш мәсьәләсе җеннәргә яки сихерчелеккә түгел, ә күбрәк кешене рәнҗетүгә, үпкәләтүгә бәйле. Пәйгамбәребез саләллаху галәйһи вә сәлләм: «Рәнҗетелгән кешенең догасы кабул була», – дигән. Әйтик, без кемнедер рәнҗетсәк, ә ул ачудан: «Сине һәм бөтен нәселеңне каргыйм», – дип әйтсә, Аллаһы Тәгалә аның сүзләрен кабул итәргә мөмкин. Әгәр нәселегездә бозым барлыгын сизәсез икән, исегезгә төшерергә тырышыгыз: берәрсен рәнҗеткәнегез булмадымы? Рәнҗеткән булсагыз – гафу сорагыз.

Догаларыбыз кабул ителә торган чакта әйткән сүзне бик уйлап әйтергә кирәк. Ә сихер исә буыннан-буынга күчми, чөнки Аллаһы Тәгалә һәркем үз гамәлләре өчен үзе җавап тотачак, дип әйтә.

«Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot