news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин: Корбанлык малның яшенә карата шәригать таләпләре бар

Быел Татарстанда Корбан гаете 27 майда билгеләп үтеләчәк. Бәйрәмгә әзерлек мәсьәләләре, ветеринария таләпләре һәм дини йоланың үзенчәлекләре турында «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхәк Мотыйгуллин һәм Казанның баш имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сөйләде.

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин: Корбанлык малның яшенә карата шәригать таләпләре бар
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Башка төбәкләрдән терлек кертүне чикләү бәяләр үсүгә китермәячәк»

Бүгенге көндә ветеринария хезмәтенең төп бурычы – Татарстан территориясенә аеруча куркыныч йогышлы терлек авыруларын кертмәү. Татарстанның Баш ветеринария идарәсе халыкка һәм оештыручыларга мөрәҗәгать итеп, сарыкларны башка төбәкләрдән кертмәскә чакырды.

«Бәйрәм өч көн генә дәвам итә, әгәр без республикага нинди дә булса инфекция кертсәк, аның нәтиҗәләре бик озакка калачак. Безнең өчен беренче бурыч – куркынычсызлык», – дип басым ясады Габделхәк Мотыйгуллин.

Аның әйтүенчә, соңгы елларда республика халкы бу таләпләргә җаваплырак карый башлаган. Әмма законсыз рәвештә чит төбәкләрдән мал кайтару омтылышлары әле дә очрый.

Ветеринария идарәсе башка төбәкләрдән терлек кертүне чикләү бәяләр үсүгә китермәячәк, дип ышандыра. Татарстан үзен корбанлык мал белән тулысынча тәэмин итә ала.Татарстанда барлыгы 200 меңнән артык сарык исәпләнә, ә бәйрәм көннәрендә, гадәттә, 13 меңгә якын терлек чалына. Мотыйгуллин аерым районнардагы саннарны да китерде: мәсәлән, Актаныш районында – 11 194, Тукай районында – 12,8 меңнән артык, Кукмарада 7 774 сарык бар. Саба районындагы зур хуҗалыкта гына да 9 меңгә якын мал асрала. Бәя күтәрелү очраклары булса, бу бары тик аерым сатучыларның гына шәхси теләге булырга мөмкин.

«Әгәр кайсыдыр торак пунктта бәяләр күтәрелә икән, бу – аерым очрак кына. Терлек кертүне чикләү бөтен республика буенча бәяләрнең кискен үсүенә китерә алмый», – дип искәртте Габделхәк Мотыйгуллин.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстанда 60 рәсми корбан чалу мәйданчыгы эшләячәк

Быел республикада корбан чалу өчен 60 рәсми мәйданчык әзерләнә, аларның 17се Казанда урнашачак. Мәйданчыклар Татарстанның 23 районында оештырыла. Башка муниципаль берәмлекләрдә дә корбан чалу үткәреләчәк, әмма анда махсус җиһазландырылган мәйданчыклар булмаячак – эшне дәүләт ветеринария идарәсе хезмәткәрләре контрольдә тотачак.

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сүзләренчә, киләчәктә Казан читендә корбан чалу өчен зур үзәкләштерелгән мәйданчык – «Корбан-хаб» төзелүе дә ихтимал. «Бу Лаеш районында, Казаннан 50–100 чакрым ераклыкта урнашырга мөмкин», – дип хәбәр итте ул.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Казан эчендәге рәсми мәйданчыклар куркынычсызлык һәм этика таләпләренә тулысынча җавап бирә. Барлык урыннар махсус коймалар белән әйләндереп алынган, шуңа күрә урамда мал сую очраклары күзәтелми. «Һәр елны махсус конструкцияләр куела, быел да аларны монтажлый башладылар», – дип өстәде хәзрәт.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Бәйрәм вакытында кертеләчәк һәр малның ветеринария таныклыгы һәм идентификациясе булырга тиеш»

Бәйрәм вакытында кертеләчәк һәр малның ветеринария таныклыгы һәм идентификациясе – «Хорриот» федераль системасына кертелгән номерлы колак биркалары мәҗбүри булырга тиеш. Белгечләр бәйрәм алдыннан документларны һәм биркаларны аерым тикшерәчәк.

Корбан бәйрәменең өч көне дәвамында мәйданчыкларда ветеринария хезмәткәрләре дежур торачак. Алар итне ветеринария-санитария экспертизасыннан үткәрәчәк һәм тиешле документлар рәсмиләштерәчәк.

«Бу аеруча мөһим, чөнки корбан итенең шактый өлеше социаль учреждениеләргә җибәрелә. Ветеринария таныклыгы һәм клеймосы булмаган продукцияне анда кабул итмиләр», – дип аңлатты Габделхәк Мотыйгуллин.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Аерым игътибар биологик калдыкларны җыюга бирелә. Барлык мәйданчыкларда махсус контейнерлар урнаштырылачак, ә калдыклар көн саен «Заря» заводына эшкәртүгә озатылачак. Мәсәлән, узган ел Казанның 18 мәйданчыгыннан 87 тонна биологик калдык чыгарылган. Чагыштыру өчен: 60 тонна калдык – ул тулы бер тимер юл вагоны дигән сүз.

Бәйрәм тәмамлангач, мәйданчыкларда мәҗбүри рәвештә юу һәм дезинфекцияләү эшләре үткәреләчәк. Узган ел Казанда гына да 28 мең квадрат метр мәйдан эшкәртелгән.

«Шәригать таләпләре буенча корбанга чалына торган сарыкка кимендә бер яшь булырга тиеш»

Казанның баш имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин корбанлык малның яшенә карата шәригать таләпләрен искә төшерде.

Аның сүзләренчә, корбанга чалына торган: сарык, тәкә яки кәҗәгә – кимендә 1 яшь, үгез яки танага – 2 яшь, дөягә 5 яшь булырга тиеш. Хәзрәт соңгы вакытта сатуда 6 айлык сарыкларның күбәюенә игътибар итте. Ул аңлатканча, мондый сарык корбанлыкка бары тик тышкы кыяфәте белән тулысынча бер яшьлек малдан аерылмаслык дәрәҗәдә зур булган очракта гына яраклы санала.

«Бу очракта да ул 6 айдан кечерәк булырга тиеш түгел», – дип билгеләде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Кеше корбанлыкны авыр мәшәкать буларак кабул итәргә түгел, ә рәхмәтле булып эшләргә тиеш»

Матбугат очрашуында корбанлык сатып алганда сатулашуның рөхсәт ителү-ителмәү мәсьәләсе дә күтәрелде. Рөстәм хәзрәт сүзләренчә, ислам динендә бу тыелмый, киресенчә, хуплана. «Сатулашу сәдакадан китә. Корбанлык сарык сатып алганда үз позицияңне аңлату дөрес», – диде ул.

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин корбан чалуның матди мөмкинлекләрдән чыгып башкарылырга тиешлеген дә ассызыклады.

«Ислам дине буенча, әгәр синең корбан чалу мөмкинлегең бар икән – чаласың, мөмкинлегең булмаса – чалмыйсың. Корбан бәйрәме көннәрендә җәмгыять икегә – корбан чалучыларга һәм чалмаучыларга бүленә. Корбан чалучыларның тагын бер бурычы бар – мохтаҗларга корбан ите тарату. Корбан чала алмаган кешеләр автомат рәвештә мохтаҗлар рәтенә керә һәм корбан чалган кешеләр аларга ит тарата.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бу мәсьәләдә фанатизм булырга тиеш түгел. Булдыра аласың икән – рәхим ит, булдыра алмасаң – сиңа гөнаһ булмый. Корбан чалу мөмкинлеге булмаган кеше үзен гөнаһлы булдым, дип санарга тиеш түгел. Күпләр бурычка акча алып булса да корбан чалырга кирәк дип уйлый. Болай эшләргә ярамый.

Хәтта синең акчаң булып та, ул тормыш өчен күпкә мөһимрәк әйберләр өчен тәгаенләнгән икән, син аннан акча алып корбан чалырга тиеш дигән сүз түгел. Бу рухи эш һәм бөтен матди мөмкинлекләребезне исәпкә алып эшләнә. Кеше моны ниндидер салым кебек, авыр мәшәкать буларак кабул итәргә түгел, ә рәхмәтле булып эшләргә тиеш», – дип сөйләде хәзрәт.

news_right_1
news_right_2
news_bot