news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин: Казан читендә корбан чалу өчен махсус комплекс төзелергә мөмкин

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин: Казан читендә корбан чалу өчен махсус комплекс төзелергә мөмкин
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан башкаласы читендә Корбан бәйрәме вакытында корбан чалу йоласын үткәрү өчен зур үзәкләштерелгән мәйданчык булдырылырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Казанның баш имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин хәбәр итте.

Имам-мөхтәсиб сүзләренчә, киләчәктә корбан чалу белән бәйле барлык төп процессларны шәһәр читенә чыгару күздә тотыла.

«Безнең шәһәр читендә барлык эшләр тупланган зур «Корбан-хаб» төзү планыбыз бар. Мәсәлән, ул Лаеш районында, Казаннан 50–100 чакрым ераклыкта урнашырга мөмкин», – дип белдерде Рөстәм хәзрәт.

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин ассызыклаганча, бүгенге көндә Казан эчендәге барлык рәсми мәйданчыклар куркынычсызлык һәм этика таләпләренә туры китереп оештырылган. Барлык урыннар чит кешеләр күзеннән махсус коймалар белән әйләндереп алына.

«Урамда мал сую очраклары юк. Ветеринария хезмәтләре белән берлектә барлык мәйданчыклар тикшерелде. Һәр елны махсус конструкцияләр куела, быел да аларны монтажлый башладылар», – диде ул.

2026 елда Татарстанда Корбан бәйрәме 27 майда билгеләп үтеләчәк. Быел Казан мәчетләре каршында корбан чалу өчен 17 махсус мәйданчык оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot