news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: Әнигә сәдака бирү – аны мескен дип атау ул

Кешенең ашарына бар, ә әнисендә юк икән, бу кешегә – гөнаһ, Аллаһ сакласын, ди хәзрәт.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: Әнигә сәдака бирү – аны мескен дип атау ул
Гадел Әхмәтҗанов

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әниләргә сәдака бирү ана кешенең дәрәҗәсен төшерүен әйтте.

«Моны мин түгел, Аллаһы Тәгалә әйтә. Ул зәкят, фитыр, фидия – сәдакаларны кемнәргә бирергә кирәклеген әйткән. Моннан тыш, без карарга тиеш кешеләр бар. Әти-әни, әби-бабай, балалар, оныкларны кеше тәэмин итәргә тиеш. Расүлебез (с.г.в.): «Ата-ана, әби-бабай, ул-кызларыбызны, оныкларыбызны без карарга, ашатырга тиешбез», – ди. Мәсәлән, минем ашарыма бар, ә әниемдә юк икән, миңа – гөнаһ, Аллаһ сакласын», – диде ул «Гадел әңгәмә» тапшыруында.

Анага сәдака бирү – әниеңне мескен, дип атау, ди ул.  «Сәдака кемгә бирелә? Мескенгә. Шуңа күрә: «Әни, мә сиңа сәдака», – дип әйтү «Әни – син мескен» дигән сүзне аңлата. Әнинең дәрәҗәсен төшерә. Минем сәдака бирерлек хәлем бар, ә әнием мескен икән, дөрес булмас. Шуңа күрә әнигә бүләк, күчтәнәч – бөтен нәрсәне бирергә кирәк. Ә менә абый-апалар, башка туганнарга барлык төр сәдаканы да бирергә ярый», – диде Рөстәм хәзрәт.

  • «Гадел әңгәмә» тапшыруының Рамазан аена багышланган махсус чыгарылышын безнең Ютуб-каналда карый аласыз. Бу чыгарылышта Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып баручы Гадел Әхмәтҗановка кемнәрнең ураза тотарга тиешлеге, нәрсәнең уразаны бозуы, сәдакалар, Кадер кичәсе, мәкрүһ гамәлләр һәм башка бик күп темалар турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100