news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Хәйруллин яшь гаиләләр өчен рус телендә «Гаилә дәресләре» китабын чыгарды

Китапта никах, хәләл җефет сайлау, бала табу, мөнәсәбәтләрне яхшырту темалары күтәрелгән.

Рөстәм Хәйруллин яшь гаиләләр өчен рус телендә «Гаилә дәресләре» китабын чыгарды
Солтан Исхаков

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары, социология фәннәре кандидаты, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин яшь гаиләләр өчен рус телендә «Гаилә дәресләре» дигән китабын тәкъдим итте. Китап ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә дөнья күргән.

«Гаилә» мәчете булгач, без гаилә проблемаларын күтәрергә тырышабыз. Мәчеттә дә гаилә дәресләре алып барабыз. Шул дәресләргә нигезләнеп, китап чыгару – күптәнге хыял иде. Бу – яшьләр өчен дә, олылар өчен дә, гаилә корган яки кормаган кардәшләребез өчен дә, хәтта мөселман булмаган кешеләр өчен дә файда китерә торган китап», – дип сөйләде Рөстәм хәзрәт «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Китапның нигезен ир-атларның да, хатын-кызларның да бурычларын аңлаткан Коръәннең аятьләре, Пәйгамбәр (с.г.в.) хәдисләре тәшкил итә. Китап никах, хәләл җефет сайлау, ир белән хатынның хокукы һәм бурычлары, бала табу һәм бала тәрбияләү, мөнәсәбәтләрне яхшырту кебек бүлекләрдән тора. Ул яшь гаиләләр, гаилә корырга җыенучылар өчен. Ул мөселман булмаган татар, рус гаиләләре өчен дә гомуми рәвештә төзелгән.

«Гаилә дәресләре» китабы өч мең тираж белән «Хозур» нәшрият йортында басылган. Нәшриятның баш мөхәррире Гөлназ Ситдыйкова китапка ихтыяҗ барлыгын әйтте. «Гаилә дәресләре дигән әйбер мәктәптә укытылмый. Буыннар өзлексезлеге югалып бара, чөнки гаиләләр олы буыннан аерым яшәргә тырыша. Шуңа күрә мондый китапларга ихтыяҗ бар. Беренче өч көндә генә ике йөз китап алдылар», – диде ул.

Гөлназ Ситдыйкова китапны киләчәктә татар телендә дә бастырырга уйлауларын әйтте. «Безнең максат – гыйлем күбрәк кешегә таралсын. Шуңа күрә башта русча чыгардык. Алга таба татарчасын да чыгарырга уйлыйбыз. Бу күбрәк маркетинг буенча. Русча китаплар күбрәк таратыла һәм китапның аудиториясе Татарстан белән генә чикләнми. Безнең китаплар Дагыстан, Чечня, Ерак Көнчыгышларга хәтле бөтен Россия буйлап тарала», – диде ул.

«Гаилә дәресләре» китабын «Хозур» нәшриятыннан, нәшриятның электрон кибетеннән алып була. Киләчәктә мәчетләргә дә таратылыр дип көтелә.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100