Ислам төрлечә спортка теләктәшлек белдерә. Мөселманнарга бозарга ярамаган билгеле бер кагыйдәләр бар.
Алар – биш вакыт намаз, ураза тотудан тыш, җенси катнашлык булмау, ягъни хатын-кызларның хатын-кызлар белән ярышуы, ир-атларның – ир-атлар белән, йөзгә сугудан тыелу, тренерлар, спортсменнарның норматив булмаган лексика, ягъни сүгенү сүзләре кулланмавы, ставкалар куюдан тыелу.
Ураза тотканда бик күп сораулар килә. «Хәзрәт, минем ярыш. Мин уразаны боза аламмы?» – диләр. Кешегә ничек җавап бирергә? Ярышлар үткәрергә уйлаганда, православие да, мөселман уразасы да спортчыларга тәэсир итмәслек итеп, бу факторлар бөтенесе дә исәпкә алынсын иде.
Без билгеле форма нормалары барлыгын аңлыйбыз. Мөселман илләренең берсендә волейболчы кызлар яулык киеп, гаурәтләрен тулысынча каплап чыктылар. Спорт ярышларында кызларның да, ир-атларның да гаурәтләре капланырга тиеш. Ир-атларга җиңелрәк, безнең тездән алып кендеккә кадәр өлеш капланган булырга тиеш. Бу – мөселманнар өчен мөһим. Моны бозу инде гөнаһ.
Диндә спортка караш, ярышларда дини кагыйдәләрнең үтәлеше, җенси катнашлык һәм әхлак нормалары турындагы сөйләшүдәге фикер-тәкъдимнәрне «Интертат» сайты өчен Энҗе Габдуллина язды.