news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Хәйруллин: Рамазан аенда фитыр садакасы бирү һәм тәравих намазын уку кагыйдәләре

Имам Рамазан аенда фитыр садакасы бирүнең мөһимлеген аңлатты.

Рөстәм Хәйруллин: Рамазан аенда фитыр садакасы бирү һәм тәравих намазын уку кагыйдәләре
Рөстәм Хәйруллин: «Әгәр «фитыр» сүзен рус теленә тәрҗемә итсәк, ул «чистарыну» дигәнне аңлата»
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Рамазан ае – ул ураза тоту чоры гына түгел, фитыр садакасы бирү һәм тәравих һәм башка нәфел намазлары кылу ае да. Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин «Татар-информ»га «Хәзрәт белән чәй» проекты кысаларында биргән интервьюда күпме садака бирергә һәм тәравих намазында ничә рәкәгать укырга кирәк икәне турында сөйләде.

«Аллаһы Тәгалә кече гөнаһларыбызны кичерсен өчен, чистарыну өчен садака бирәбез»

Рөстәм хәзрәт, фитыр садакасының әһәмияте нәрсәдә?

Әгәр «фитыр» сүзен рус теленә тәрҗемә итсәк, ул «чистарыну» дигәнне аңлата. Ураза вакытында кайдадыр кычкырып алырга, тавыш күтәрергә мөмкинбез, башыбызга ниндидер начар уйлар килергә мөмкин. Без Аллаһы Тәгалә ураза вакытында кылган кечкенә гөнаһларыбызны кичерсен өчен, тоткан уразаларыбыз өчен тулы савап алыр өчен садака бирәбез.

Аннары, Пәйгамбәребез әйткәнчә, бу садака мохтаҗларга бәйрәм ясау, аларны куандырыр өчен бирелә. Нәтиҗәдә алар уразаның мөһимлеген тоя.

Фитыр садакасы күпме булырга тиеш? Аны акчалата бирергә ярыймы?

Күпме бирергә кирәк? Пәйгамбәребез вакытында килограммлап үлчәмәгәннәр. Алар хөрмә җимеше белән биргән. Шулай ук ул вакытта «саа» (коелучан матдәләрнең күләмен исәпләү өчен кулланыла торган үлчәм – Т.и. иск.) дип аталган үлчәм булган. Бу безнеңчә якынча өч литрлы банка була. Без өч литрлы банка ярма яки хөрмә җимеше бирергә кирәк, дип аңлатабыз. Кешеләргә алай исәпләү авыр, аларга кибеткә барырга, кирәкле күләм сатып алырга кирәк.

Татарстан Диния нәзарәте моны гадиләштерер өчен садаканың күләмен акчалата исәпләп әйтә. Шуннан соң без кешеләрдән бик күп тәнкыйть сүзләре ишетәбез… Ә чынлыкта Диния нәзарәте моны кешеләргә фитыр садакасын түләүне җайлаштыру өчен эшли. Әйтик, минем фитыр садакасы бирәсем килә. Ләкин минем хәзер кибеткә барасым, ул хөрмәләрне сатып алып йөрисем килми. Шунда акчалата күпме була икән, дип исәпли башлыйсың. Димәк, өч литрлы банка хөрмә җимеше белән биргәндә шулкадәр, ә ярма белән биргәндә шулкадәр сумга чыга.

Шулай итеп, без мохтаҗ кешегә акчалата садака бирә алабыз. Шул рәвешле ул да куана, без дә шатланабыз. Еш кына дин тотучылар мәчеткә акча китерә, аннары без ул акчага азык-төлек продуктлары сатып алабыз һәм мохтаҗ кешеләргә өләшәбез. Бу бик катлаулы эш, әмма кешеләргә ярдәм итү рәхәт. Шуңа күрә мин һәрвакыт яшьләргә «Кибеткә керегез дә, 200 сумга (фитыр садакасының ТР мөселманнары Диния нәзарәте карары белән билгеләнгән минималь күләме – Т. – и. иск) ярма сатып алыгыз», дим. Әмма кеше 200 сумга сатып алган ризыгын пакетка сала да, ничек шулай аз илтеп бирәм инде, ди. Шуннан соң ул, әлбәттә, пакетны азык-төлек белән тутыра.

«Диния нәзарәте фитыр садакасын бирүне гадиләштерер өчен садаканың күләмен акчалата исәпләп әйтә»

Фото: © «Татар-информ»

«Мохтаҗларны әллә кайда Африкада эзләргә кирәкми»

Фитыр садакасын кемгә бирергә?

Иң беренче чиратта мохтаҗ туганнарыгызны яки күршеләрегезне барлагыз. Әгәр андыйлар юк икән, алга таба районыгызда, микрорайоныгызда яшәүчеләр арасыннан карагыз. Мохтаҗларны Африкада эзләргә кирәкми. «Хәзрәт, хәзер мохтаҗлар кайда бар инде ул?» – диючеләр бар. Менә апагыз яки абыегыз берүзе калган икән, димәк, ул бер пенсиягә яши. Апагыз белән абыегыз бергә яшәгән чакта ике пенсия алалар иде. Бер пенсиягә ашасалар, икенчесенә коммуналь хезмәтләр өчен түләгәннәрдер. Ә хәзер ул бер пенсиягә яши. Бәлки, апагызның күптән ит ашаганы да юктыр. Ул үзе авыр яшәгәнен әйтмәс, ләкин сез үзегез уйлап карагыз.

Фитыр садакасын турыдан-туры туганнарга: әти-әнигә, балаларга, оныкларга, әби-бабайларга бирергә ярамый, чөнки без аларны болай да ашатырга тиеш. Минем әнием ач булса, мин җәннәткә кермәячәкмен. Әгәр минем әбием ач булса, миңа җәннәткә юл юк. Балаларым, оныкларым ач булса, минем урыным шулай ук җәннәттә булмаячак.

«Еш кына дин тотучылар мәчеткә акча китерә, аннары без ул акчага азык-төлек продуктлары сатып алабыз һәм мохтаҗ кешеләргә өләшәбез»

Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

«Сөннәт – 20 рәкәгать. Ә азрак укысаң ярыймы?»

Ни өчен Рамазан аенда тәравих намазын укырга кирәк?

Тәравих намазының әһәмияте бик зур. Бу – нәфел намазлары арасында күмәк рәвештә укыла торган бердәнбер намаз. Моннан тыш, бу намаз нәкъ менә Рамазан аенда укыла, башка вакытта ул укылмый. Күп кенә мәчетләрдә тәравих намазлары вакытында бөтен Коръәнне укып чыгабыз, моның өчен савап бик зур.

Шуңа күрә барыбызга да тырышырга кирәк. Бигрәк тә Кадер кичәсендә уку мөһим. Бу төнне без тәравих намазын да, тәһәҗҗүд намазын да укыйбыз. Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларыбызны кичерүен, догаларыбызны кабул итүен һәм киләчәктә безгә бәрәкәт бирүен сорыйбыз. Бу ай бик тиз үтеп китәчәк, шуңа күрә көн саен тәравих намазларын укырга тырышырга кирәк.

Тәравих намазында ничә рәкәгать укырга кирәк?

Сөннәт буенча 20 рәкәгать. «Хәзрәт, ә азрак укысаң ярыймы?», дип сораучылар бар. Ярый, әлбәттә. Әмма, хәтерлисезме, бер мультфильм бар иде. Бер ир хайван тиресен алып килә дә, бүрек тегергә куша. Аннары: «Ә икене тегә аласызмы?» – ди. Аннары өчне сорый. Ә аннары дүртне. Ахыр чиктә бишне тегәргә куша. Һәм моңа биш кечкенә бүрек тегеп бирәләр. Әлбәттә, азрак укырга да ярый, әмма савабы да азрак була. Савабын тулысынча алыр өчен 20 рәкәгать укырга кирәк.

«Хәзрәт, мин мәчеткә бара алмадым. Өйдә укый аламмы?» – дип сораучылар да бар. Тәравих намазын өйдә хатыныгыз, балаларыгыз белән дә укый аласыз, әмма гаиләгез белән мәчеткә килеп укысагыз яхшырак.

news_right_1
news_right_2
news_bot