Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Хәйруллин чынга ашкан ахырзаман билгеләре турында сөйләде
Ахырзаман алдыннан кешелек дөньясы Кыямәт көне якынлашуның зур һәм кечкенә билгеләрен күрәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде.
Аның сүзләренчә, ахырзаманның кечкенә билгеләренең күбесе инде чынга ашты.
«Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Кыямәт көне алдыннан шундый вакыт килер, анасы үзенә хуҗа тудырыр», - дип кисәткән. Без төрле гаиләләр барлыгын аңлыйбыз, әйдәп баручы рольне ир-ат башкарган, яисә хатын-кыз башкарган гаиләләр бар. Әмма хәзер бездә күп кенә гаиләләрнең үзәгендә балалар тора. Алар теләгәннең барысын да эшлибез. Бу билге чынга ашты инде», – диде Хәйруллин.
Ул ахырзаманның тагын бер кечкенә билгесе кешеләрнең тышкы кыяфәте белән бәйле, дип өстәде.
«Пәйгамбәребез: «Хатын-кызлар киенәчәк, ләкин киемнәре күренмәячәк», - дигән. Һәм чыннан да, җәй җиткәч, без кайбер хатын-кызларда киемнәре бөтенләй диярлек булмавын күрәбез, тәннең күпчелек өлеше ялангач», - дип аңлатты ул.
Ахырзаманның 10 зур билгесе бар, ләкин кешеләр әлегә аларның берсен дә күрмәде.
«Зур билгеләр арасында, мәсәлән, Мәҗүҗ һәм Яҗүҗ, Дәҗҗал халыкларының барлыкка килүе, күктән Гайсә пәйгамбәрнең төшүе. Бу зур билгеләр, һәм Пәйгамбәребез аларның берсе килсә, башкалар да тиз киләчәк, дип әйткән», - дип билгеләде имам.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз