news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Хәйруллин әсирлектән чыккан танышы турында сөйләде

Тумышы белән Минзәләдән булган Фәнис махсус операциягә табиб буларак киткән булган.

Рөстәм Хәйруллин әсирлектән чыккан танышы турында сөйләде
Солтан Исхаков

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары, социология фәннәре кандидаты, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Украинадагы махсус операция барышында әсирлеккә эләккән танышы турында сөйләде. «Татар-информ»га мәгълүм булганча, ул әсирләр алмашу процессында азат ителгән. 

«Фәнис абыйны мин яхшы беләм. Тумышы белән Минзәләдән булса да, Санкт-Петербургта яшәде. Казанга килгәндә безнең мәчеткә еш керде. Ул анда табиб буларак китте. Ул әсирлеккә эләккән иде. Аллаһка шөкер, кичә төнлә аны да чыгардылар. Хәзерге вакытта Мәскәүдә әле. Кайтыр дип көтәбез, өметләнәбез», – дип сөйләде Рөстәм хәзрәт «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100