news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Хәбибуллин: Әфганстанга татар теле дәреслекләре, туган тел укытучылары кирәк

«Без андагы эшмәкәрләр белән актив эшлибез. Эшләү процессында төрле илләрдә яшәүче татарлар ярдәм сорап мөрәҗәгать итә», – диде ул.

Рөстәм Хәбибуллин: Әфганстанга татар теле дәреслекләре, туган тел укытучылары кирәк
Зилә Мөбәрәкшина

Мөселманнарның хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин әйтүенчә, Әфганстанда татар телен торгызу ихтыяҗы бар. Ул Татарстаннан туган тел укытучылары, методик әсбаплар, китаплар кирәклеген әйтте.

«Бүгенге көндә без төрле чит ил эшмәкәрләре белән эшлибез. Әфганстан, Пакистан, Ирак, Ливанда вәкиллекләребез бар. Без андагы эшмәкәрләр белән актив эшлибез. Эшләү процессында төрле илләрдә яшәүче татарлар мөрәҗәгать итә. Әйтик, бүгенге көндә ике миллионнан артык әфган кешесе паспорт, туу турында таныклыкларда милләтен «татар» дип теркәде. Алар унике провинциядә яши. Шундагы рәисләр, губернаторлар - татар кешеләре. Унике провинциядә мәктәпләрдә татар телен кертү буенча закон карары чыкты», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Рөстәм Хәбибуллин хәзерге вакытта Әфганстанның эшмәкәрләре белән төрле проектларны Россиягә, Татарстанга тәкъдим итүләрен әйтте. «Татар эшмәкәрләре белән хезмәттәшлекне ныгытырга кирәк. Татарлар яшәгән җирдә файдалы казылмалар бар. Әйтик, күмер, нефть, газ, алтын. Татарстан технологик партнер булып, файдалы казылмаларны казып чыгарып, эшкәртеп булыр иде», – дип тәкъдим итте ул.

«Әфганстанда эшкәртелмәгән яхшы кара җирләр бар. Элек анда төрле культуралар үстергәннәр. Совет чорында ул культураларны башка илләргә дә җибәргәннәр. Хәзер ул җирләрне эшкәртергә кирәк. Совет чорында кара җирләрне эшкәртәләр иде. Минтимер Шәймиев ТАССРның Мелиорация һәм су хуҗалыгы министры булганда әфганнарга су кертү буенча бик булышты. Хәтта кайбер җирләрдә элекке җиһазлар әле дә тора», – диде мөселманнарның хәйрия патриотик фонды генераль директоры.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100