«Мин хәрби хәрәкәтләр вакытында имгәнмәдем, әмма чынлыкта исә моның әһәмияте юк, кеше барыбер бер җиргә – госпитальгә эләгә, һәм шунда аның яңа тормышы башлана. 2015 елда Омскида мин һәм хәрби иптәшләрем яшәгән казарма җимерелде. Мин исән калдым.
Табиблар минем үҗәтлеккә шаккатты – «культи»ларым кыска гына булса да, мин 1,5 айда аякка бастым.
Кеше, имгәнеп өенә кайткач, сына. Анда син чынбарлык тормышка килеп эләгәсең, анда җәмгыять синең хәзерге халәтеңдә кабул итәргә күнекмәгән. Өйдә пандуслар, тотынгычлар барлыкка килде. Шуларга карыйсың да, гомер буе шушы әйберләр белән яшәргә туры киләчәген аңлыйсың.
Спорт мотивация, көч һәм эчке чыдамлык бирә.
2020 елда без, кулларга таянып, Эльбруска менеп карадык. Күп кенә скептиклар, профессиональ альпинистлар «бу – мөмкин түгел, без һәлак булырга мөмкинбез» диде. Әмма без бу юлны уздык. Бу – безнең өчен беренче мәртәбә галәмгә очу кебек булды», – ди ул.