news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Нәбиев «Мәскәү – Татарстан күпере» форумында чыгыш ясаячак

Яшьләр үтенече буенча Рөстәм Нәбиев «Мәскәү – Татарстан күпере» VIII яшьләр форумының кунагы һәм спикеры булачак. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм 2021 елда Тулы вәкаләтле вәкиллек форумында чыгыш ясады. Быел чара 2023 елның 8 апрелендә Мәскәүдә узачак. Вәкиллек яшьләрне форумга чакыра, анда катнашу өчен теркәлү узарга кирәк.

«Сигез ел элек Омскида Һава десанты гаскәрләре казармасы җимерелде. 24 кеше һәлак булды. Рөстәм бетон плитә астында 7 сәгать яткан. Аның гомерен саклап калу өчен Бурденко исемендәге госпиталь табиблары 7 көн көрәште. Ул могҗиза белән исән калган, ләкин ике аягын да югалткан», диелә бу хәбәрдә.

Бүген Рөстәм – танылган блогер-мотиватор. Ике бала атасы. Спорт белән шөгыльләнә, җәмәгать эшчәнлеге алып бара, рекордлар куя һәм кулларында дөнья тауларына менә.

«Бу фаҗига илемә мөнәсәбәтемә берничек тә тәэсир итмәде. Ул гаепле түгел, анда яшәүче кешеләр гаепле. Мин патриот. Һәм хәрби конфликт очрагында да, мин Ватанны якларга әзер. Мондый гыйбарә бар: «Аяктан бәреп ексалар: тезләнеп сугыш, тезләнеп бара алмасаң, яткан килеш һөҗүм ит». Бу минем турында. Монда минем гаиләм яши. Ә Ватан гаиләдән, син үскән йорттан башлана», – ди Рөстәм.

«Мәскәү – Татарстан күпере» VIII яшьләр форумына ул хатыны Индира белән киләчәк. Фаҗигадән соң иң авыр вакытны алар икесе бергә кичерде. Рөстәмгә тормышка кайтырга нәкъ менә ул ярдәм иткән, ике кыз тапкан, диелә хәбәрдә.

«Әгәр минем тормыш үрнәгем бер генә кешегә булса да ярдәм итсә, димәк, юкка яшәмим»,  – ди Рөстәм.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100