news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановтан «Идел» журналын вузларда сату мөмкинлекләрен булдыруны сорадылар

«Идел» татар һәм рус журналларының баш мөхәррире Рәмзия Галимова Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның татар җәмәгатьчелеге белән очрашуында журналларны югары һәм махсус урта уку йортларында сату мөмкинлекләрен булдыруда ярдәм сорады.

«Вузлар, ссузлар белән эшчәнлеккә басым ясыйсы килә. Анда укучыларны берләштерә торган республикакүләм дәрәҗәдәге матбугат чарасы юк иде әле. Минем төп максат – вузларга барып җитү. Без аңларга тиеш: вузлар ул –студентлар гына түгел, анда яшь белгечләр, галимнәребез, экспертлар күп. Бүгенге яшьләргә үз-үзләрен күрсәтү, танылу мөһим», – диде Рәмзия Галимова.

Ул апрель санының тышлыгында КФУның яшь галиме Илһам Галиуллин чыкканын, аның саф матур татарча сөйләшүен билгеләп узды. Рәмзия Галимова әйтүенчә, бу галим өчен яңа тәҗрибә булган, аның турында моңарчы матбугатта язмалар чыкканы булмаган.

«КФУ белән хезмәттәшлек итәбез, шулай ук КНИТУ, КХТИ, Ветеринария академиясе, Аграр университет... Журналларда рубрикалар булдырабыз. Видеопроектлар эшлибез, эшчәнлек бара, ләкин бер проблема белән очраштым: вузларда, техникумнарда журналларны сату өчен мөмкинлекләр юк. Анда журналларны сатуга кую катлаулы процесс булып чыкты», – диде баш мөхәррир.

Ул бүген китап укучы яшьләр бик күп булуын, китап кибетләрендә журналлар сатылуын әйтте. «Сатып алучылар көннән көн арта. «Тукай» метро станциясендә «Татмедиа»ның вендинг аппаратында ваклап сату бүлегендә татарча һәм русча журналлар сатып алалар, димәк, яшьләр өчен яшьтәшләрен күрү мөһим. Вузларда шундый мөмкинлекләр булдыру катлаулы булып чыкты. Аллаһка шөкер, киләсе айдан КФУның төп бинасында журналларны сатып алып булачак. Бу әле беренче җиңүем генә», – диде Рәмзия Галимова һәм башка вузларда да шундый аппаратлар булса иде, дигән теләген җиткерде.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла журналның тиражын сорашты. Татарча журнал 3 мең тираж белән чыга, рус телендәгесе – 1 мең, диде баш мөхәррир.

Рөстәм Миңнеханов, нинди формада ярдәм кирәк, дип кызыксынды. «Контентны карарга кирәк, анда кирәкле контент булырга тиеш, вузларны кызыксындырырга кирәк. Урынын, җаен табарбыз, эчтәлеге кызык булсын», – диде Татарстан Рәисе.

«Хәзер озын әсәрләр чыкмый, киләсе санны көтеп алырга тиеш укучы», – диде Ркаил Зәйдулла. «Укучыны эләктереп алырлык әсәрләр кирәк», – дип җөпләде аның сүзен Рөстәм Миңнеханов.

Ркаил Зәйдулла сүзләренчә, язучылар журнал өчен язар иде дә, тик «авторлар булу өчен гонорарлар кирәк» диде. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сүзгә кушылды. «Гонорар буенча тәкъдимнәр булган иде, алар әзерләнде, гонорар күләме соңгы елда 2011 елда каралган булган», – дип әйтте.

«Гонорар сыйфатлы продукт өчен түләнергә тиеш. Журналда кызык материаллар булмаса, аны бер кеше укымый», – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100