news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына керешү тантанасы ачылды

Бу минутларда Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына керешү тантанасы башланды.

Тантана дәрәҗәле кунаклар – РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, VIII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Александр Бабаков, төрле дәүләтләрнең Россиядәге илчеләре, РФ субъектлары җитәкчеләре, Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев һәм башкалар катнашында уза.

Алдан хәбәр ителгәнчә, барлыгы 770 кеше, шул исәптән республика Дәүләт Советының 100 депутаты чакырылган.

Тантананы Татарстан парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде.

«14 сентябрь көнне Татарстан Рәисе өчен тавыш бирделәр. Сайлаулар үтте, традицион активлык күрсәтелде –сайлауга килү күрсәткече 75,85 процент. 88,09 процент тавыш зур ышаныч белән Рөстәм Миңнехановка бирелде. Рөстәм Миңнехановның 15 ел җитәкчелек елларын тотрыклы үсеш һәм бердәмлек чоры дип бәяләргә була. Татарстан – илнең үсеш алган социаль өлкәсе һәм нык үскән икътисады белән илнең терәк булырлык төбәге», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot