news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнехановның Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасы 20 октябрьгә планлаштырылган

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика Дәүләт Советына юлламасы 20 октябрьгә планлаштырылган. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында билгеле булды.

«Татарстан Президентының Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юлламасы 20 октябрьдә планлаштырыла», - дип сөйләде комитет рәисе Шакир Яһудин.

VI чакырылыш Татарстан парламентының 35нче утырышы Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында узачак. Анда республика Президенты депутатларга мөрәҗәгать итә.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына беренче юлламасы белән 2010 елның 13 октябрендә чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100