news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына керешү тантанасы 19 сентябрьдә узачак

Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына керешү тантанасы 19 сентябрьдә узачак
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына керешү тантанасы 19 сентябрьдә 10 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында узачак. Мондый карар бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында кабул ителде.

«Закон буенча республика Рәисе үз вәкаләтләрен үтәүгә тантаналы шартларда ТР Дәүләт Советы утырышында ант биргәннән соң керешә», - дип сөйләде парламент секретаре Лилия Маврина.

Тантана теле - һәм радио аша трансляцияләнәчәк.

«Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына керешү тантанасы дәрәҗәле кунаклар катнашында уза. Бу федераль үзәк вәкилләре, РФ субъектлары җитәкчеләре, депутатлар корпусы, Министрлар Кабинеты, ТР Рәисе администрациясе һәм башка катнашучылар», – дип билгеләп үтте Маврина.

Ул ачыклык керткәнчә, барлыгы 770 кешене, шул исәптән 100 ТР Дәүләт Советы депутатын чакыру планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot