news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановка углекислый газ кулланып батареялар ясау технологиясен тәкъдим иттеләр

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка «Татнефтехиминвест-холдинг» утырышында углекислый газ кулланып литий-ионлы батареялар өчен электролитларның төп компонентларын җитештерү технологиясен тәкъдим иттеләр. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин яза.

Топичев исемендәге Нефть химиясе синтезы институты лабораториясе мөдире Николай Кузнецов сүзләренчә, әлеге алымның уникальлеге – батареяларда электролит кебек төп компонент булган углекислый газ ярдәмендә синтезланган карбонатлар куллану.

Кузнецов билгеләп үткәнчә, әлеге батареялар смартфон, ноутбук, медицина җиһазлары, дрон кебек күпсанлы заманча механизмнар һәм мәгълүмат саклау өчен җайланмалар ясаганда кулланыла.

Моннан тыш, бу кушылмаларны химиянең башка тармакларында да файдаланырга мөмкин. Әйтик, поликарбонатлар, пестицидлар, дарулар һәм изоцианатлар синтезында, лак-буяу эшләнмәләре өчен эреткеч буларак, шулай ук эчке янулы двигательләр өчен ягулык өстәмәсе буларак кулланырга була.

Рөстәм Миңнеханов, докладны тыңлаганнан соң, әлеге технологияне СИБУР предприятиеләрендә файдаланырга тәкъдим итте.

«Барыбыз да углекислый газ белән бәйле проблемалар бар дип сөйлибез. Кайвакыт кирәге юк дигән әйберләр дә иң кирәкле продукт булып чыга», - дип сүзен төгәлләде Татарстан Рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100