news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановка Татарстанда электрон калдыкларны эшкәртү проектын тәкъдим иттеләр

Рөстәм Миңнехановка Татарстанда электрон калдыкларны эшкәртү проектын тәкъдим иттеләр
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстанда электрон калдыклар һәм пластик эшкәртү системасын җайга салырга кирәк. «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышында мондый идея белән «АًЦМ» ҖЧҖнең стратегия һәм үсеш буенча директоры Томаш Навратил чыгыш ясады. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Танылган чех топ-менеджеры Praktik System компаниясе вәкиле буларак катнашты. Европа Берлеге илләрендә 30 еллык эш тәҗрибәсе булган әлеге фирма республикада уртак предприятие ачу белән кызыксына. Предприятиедә көнкүреш техникасыннан (суыткычлардан, телевизорлардан, кер юу машиналарыннан һ.б.) һәм иске автомобильләрдән пластмассалар алырга җыеналар. Планлаштырылган куәте елына 50 мең тонна калдык.

Электрон калдыкларны җыю, логистика һәм эшкәртү системасын кертү чүплекләрдән котылырга мөмкинлек бирәчәк, дип саныйлар «Практик Систем»да. Шулай ук балаларның һәм җәмәгатьчелекнең экологик белем алуына ярдәм итү дә планлаштырыла.

Проект уңышлы эшли башласа, БРИКС+ илләре өчен электрон калдыклар һәм пластика буенча комплекслы хәл ителеш эшләнә ала. Проектны 2024 елның октябрендә Казанда узган БРИКС+ саммитыннан соң тәкъдим итә алалар.

Бу тема бик актуаль, дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе. «Электрон калдыклар барлыкка килү һәм пластик экология өчен куркыныч тудыра», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченкога Татарстан оешмалары һәм предприятиеләре катнашында очрашу уздырырга тәкъдим итте.

Утырышта шулай ук органик һәм медицина химиясе өчен ясалма интеллектның модульле платформасы, 3Д-принтерлар өчен керамик материаллар һәм технологияләр мөмкинлекләре, «МойОфис» мультипродуктлар платформасын һәм башкаларны тәкъдим иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100