Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнехановка «Россиянең мактаулы төзүчесе» исеме бирелде
Бүген Казандагы Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе узды. Биредә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясады һәм тармак вәкилләренә мөрәҗәгать итте. Ахырдан Татарстан лидерын РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин «Россиянең мактаулы төзүчесе» дигән дәрәҗәле исем белән бүләкләде.
«Республиканың төзелеш һәм төзекләндерү өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтне, шулай ук шәһәрләрне яңарту һәм сәнәгатьне үстерү белән бәйле эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашырудагы уңышлар өчен. Татарстанның күп кенә инициативалары федераль практикада кулланыла», – дип белдерде Ирек Фәйзуллин медальне тапшырган вакытта.
Коллегиягә кадәр бүген Рөстәм Миңнеханов, Ирек Фәйзуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты эшчәнлеге белән танышканнар иде.
- Татарстанда узган ел нәтиҗәләре буенча 3,5 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылганы билгеле. Быел исә республикада 3,1 миллион квадрат метр торакны кулланышка тапшыру планлаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз