Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнехановка нефть химиясе яңа продуктларын тәкъдим иттеләр
Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында «Татнефтехиминвест-холдинг»ның чираттагы утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка нефть һәм химия сәнәгатенең өр-яңа эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Беренче проект целлюлозадан ясалма сүсләр җитештерүнең яңа экологик чиста чылбырын эшләү булды.
Докладчы билгеләп үткәнчә, Россиядә үсемлекләрдән химик эшкәртелә торган целлюлоза җитештерү призводствосы юк - соңгы шундый завод 5 ел элек ябылган. Казан энергетика университеты мобиль водород ягулык салу станциясен тәкъдим итте. Югары уку йортының беренче проректоры Александр Леонтьев сүзләренчә, аңа эшләү өчен бары тик электр һәм су гына сузарга кирәк. Нәтиҗәдә 400 атмосфера басымы астында водород транспортына ягулык салу өчен чиста водород килеп чыга.
«Водород темасы бик перспективалы, бигрәк тә фәндә яңа хәрәкәтләрне исәпкә алып. Фән бу теманы алга этәрәчәк», - дип шәрехләде Миңнеханов.
Тагын бер проект «Әхмәдуллиннар» фәнни-техник үзәге булды, ул микротоннажлы химиянең яңа продуктларын булдыру белән шөгыльләнә. Өстәвенә, бу продуктларның барысы да Россиядә җитештерелми. Соңгы итеп полимер материаллар тәкъдим ителде, өстәвенә материалның үзен булдырудан алып, теләсә нинди катлаулылыктагы продуктка кадәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз