news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнехановка Кытайда яңа шәһәр концепциясен тәкъдим иттеләр

Рөстәм Миңнехановка Кытайда яңа шәһәр концепциясен тәкъдим иттеләр
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны Кытайда Чэнду шәһәреннән көньякка таба 30 километр ераклыкта урнашачак яңа Тяньфу районының нинди булачагы белән таныштырдылар. ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шулай дип белдерде.

Билгеләп үтелгәнчә, үзенчәлекне саклау идеясе булачак шәһәрнең нигезен тәшкил итә. Моның өчен дизайнда традицион элементлар кулланырга, бамбук түшәлгән тар юллар төзергә ниятлиләр.

Генераль план нигезендә, яшел үсемлекләр утыртылган һәм табигый ландшафты булган юллар, җәяүлеләр урамы, ишегалларын интеграцияләү планлаштырыла. Шул ук вакытта, заманча шәһәрнең функциясе дә саклана. Биналарда уңайлыклары булган террасалар ясарга ниятлиләр.

Биналарның күп өлеше 100 метрдан да биек булмаячак, көндезге яктылык һәм җилләткечләр мөмкин кадәр күбрәк файдаланылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot