news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнехановка «Казаноргсинтез»да регби тубы бүләк иттеләр

Бүген «Казаноргсинтез» ГАҖндә («СИБУР» компанияләр төркеменә керә) Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка җиңү теләделәр һәм предприятие исеменнән регби тубын бүләк иттеләр. Бу видеоны ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналына куйды.

«Казаноргсинтез» хезмәткәре Валерий Носов икенчел полимер материалдан эшләнгән тупны бүләк итте, ул предприятиедә 45 ел эшли һәм регби белән мавыга. Ул Рөстәм Миңнехановка җиңүләр һәм уңышлар теләде. «Җиңүләр бергә булырга тиеш!» - дип җавап бирде ТР Рәисе.

Моннан тыш, Татарстан Рәисенә «СИБУР»ның яңа пар-газ җайланмасында эшләтеп җибәрү-көйләү эшләренең соңгы этабына ничек керешүе турында сөйләделәр», - дип өстәде Лилия Галимова.

Видео: t.me/galimovatatarstan.

news_right_1
news_right_2
news_bot