news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнехановка һәм Фальковка Әлмәттә Югары нефть мәктәбе проектын тәкъдим иттеләр

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Россиянең фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальковка Әлмәттә Фәнни-тикшеренү һәм уку үзәге - «Югары нефть мәктәбе» кампусы төзелеше проектын тәкъдим иттеләр. Аны Әлмәт дәүләт нефть институты базасында төзү планлаштырыла.

Кампус составына укыту-лаборатория һәм лаборатория-тикшеренү корпусы, студентлар өчен ике тулай торак бинасы, спорт һәм мәдәни үзәкләр, җир асты парковкасы, ачык павильон, фәнни хезмәткәрләр һәм укытучылар өчен торак йортлар, мини-кунакханә керә дип көтелә.

Проект буенча чыгымнар, федераль грант һәм «Татнефть» ГАҖ акчаларын да кертеп, 13,7 млрд сум дип бәяләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot