news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнехановка алга таба метро төзелеше планнарын күрсәттеләр

Рөстәм Миңнехановка алга таба метро төзелеше планнарын күрсәттеләр
Фото: Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТАССРның 100 еллыгы» метро станциясендәге төзелеш мәйданчыгында булды. Аңа «Казметрострой» генераль директоры Марат Рәхимов Казан метросын төзү планнарын күросәтте.

Казан метрополитенының гамәлдәге беренче линиясендә 11 станция бар.

Хәзерге вакытта икенче линиянең беренче участогын казу төгәлләнгән. Аны 2020 елда Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча сала башладылар. 5,37 км озынлыктагы участок дүрт станцияне үз эченә ала: «ТАССРның 100 еллыгы» (биредә беренче линиянең «Имәнлек» станциясенә күчеп утырачаклар), «Академия», «Зилант» һәм «Тулпар» (Сахаров ур., «Мега» сәүдә үзәге янында).

Беренче участокны казып бетергән «Айсылу» һәм «Ләйсән» тоннель үткәргеч машиналарында киләсе станция «Каенлык» булачагы күрсәтелгән, аңа кадәр ара якынча 5 километр тәшкил итә.

Икенче участокның гомуми трассировкасы түбәндәгечә: «Фучик» станциясеннән соң (шулай ук «Имәнлек» буларак та билгеле) «Буревестник» спорткомплексы янында «Универсиада авылы» бара, аннан – Республика клиник хастаханәсе (РКБ), аннан соң – «Каенлык». Линия азагында электродепо урнашачак.

Миңнеханов метро төзүчеләргә һәм «Метроэлектротранс» хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, аларга авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

«Безнең гаять зур байлыгыбыз – сез, моны эшләүче кешеләр», – дип билгеләп үтте республика лидеры.

Казанда метроның икенче линиясенең беренче участогында хәрәкәтне эшләтеп җибәрү 2028 елга планлаштырыла. Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев элегрәк өстәмә финанслау булганда проектны гамәлгә ашыру сроклары кыскартылырга мөмкин, дип билгеләп үткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot