Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов журналистларның профессиональ эшләргә тиешлеген искәртте
Россиягә каршы мәгълүмати сугыш барышында журналистлар профессиональ эшләргә тиеш. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында әйтте.
«Медиакиңлек чын көрәш кырына әверелде. Россиягә каршы мәгълүмати сугыш башланды. Безнең тарафтан җавап булып, журналистлар һәм авторларның профессиональлеге, дөрес эшләве, гражданлык позициясе, халыкка объектив һәм дөрес мәгълүмат җиткерү булырга тиеш», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
«Россия Федерациясе Кораллы көчләрен дискредитацияләү, республикада тотрыклылыкны какшату омтылышларына каршы тору мөһим. Массакүләм мәгълүмат чаралары бу эшкә тулысынча җәлеп ителергә тиеш», - диде республика Рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз