Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов журналистлар өчен гореф-гадәтләр буенча укулар оештырырга тәкъдим итте
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында булачак чараларны киң даирәгә дөрес итеп яктырту өчен журналистларга бу өлкәдә укулар оештырырга тәкъдим итте.
«Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында телгә, халык авыз иҗатына, халык сәнгать һөнәрчелеге һәм гореф-гадәтләргә аерым игътибар бирергә кирәк. Республика территориясендә яшәгән халыкларның аш-су, һөнәрчелек, көнкүреше дә мөһим», - диде ул.
Президент 2023 елда булачак чараларны массакүләм мәгълүмат чаралары тиешле дәрәҗәдә яктыртылырга тиеш булуын әйтте. Гореф-гадәтләр буенча журналистлар өчен укулар, курслар үткәрергә тәкъдим итте. «Гореф-гадәтләр, традицияләр мәсьәләсендә компетентлы булу өчен өйрәнергә кирәк. Кирәк булса, башка нокталарга җибәреп өйрәтүне карарга. Мәгълүмат ягыннан эшләп бетермибез», - диде ул.
Ул иҗатны популярлаштыруда югары уку йортларын, фәнни оешмаларның роле зур булуын ассызыклады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча советның һәм Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын уздыру буенча оештыру комитетының берләштерелгән утырышы узды.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева 2022 елда булган чаралар турында кыскача сөйләде. 2023 елга эш планының проекты әзер булуын әйтте.
Утырышка Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Лаештан Гавриил Державин исемендәге музей директоры Фәридә Мортазина, Әгерҗе районының Кадрәк авылы мәдәният йорты директоры Вероника Манаева, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алаев катнашты. Алар 2022 елдагы эшчәнлекләре турында сөйләде.
«2023 ел безнең алда яңа юллар һәм мөмкинлекләр ача. Республиканың Мәдәният министрлыгы чараларны әзерләү һәм үткәрү буенча киңәшләр әзерләсен иде», - диде Чистайның «Камалия» ял һәм үсеш үзәге директоры Радик Вафин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз