news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Зур театрда «Шүрәле» балетын карады

Рөстәм Миңнеханов Зур театрда «Шүрәле» балетын карады
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Зур театрда булды, ул биредә Мария театры гастрольләре кысаларында күрсәтелгән «Шүрәле» балетын карады. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тамаша башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов Мария театрының дирижеры, сәнгать җитәкчесе һәм генераль директоры, Зур театрның генераль директоры Валерий Гергиев белән әңгәмә корды.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

«Шүрәле» – композитор Фәрит Яруллинның өч актлы балеты (композитор үлгәннән соң Тукай исемендәге премиягә лаек була). Балетның либреттосын Габдулла Тукайның шул исемдәге поэмасы буенча Әхмәт Фәйзи язган. Әсәр 1941 елда иҗат ителә, ләкин беренче тапкыр 1945 елның 12 мартында гына Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә куела (Яруллин үзе 1943 елда фронтта һәлак була).

1950 елда Леонид Якобсон куелышындагы «Али-Батыр» исемле балет ул вакытта С.М.Киров исемендәге опера һәм балет театры дип аталган Мария театры сәхнәсендә куела. Музыканың яңа редакциясен композиторлар Валентин Власов һәм Владимир Фере әзерли. 1971 елда балет «Шүрәле» исеме астында яңартыла. Капиталь яңарышы 2009 елда Мария театры тарафыннан гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100