news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Зөя утрау-шәһәрчегенең чын яңарышы 2010 елда башланды

Рөстәм Миңнеханов: Зөя утрау-шәһәрчегенең чын яңарышы 2010 елда башланды
https://tatarstan.ru/

Бүген Зөя утрау-шәһәрчегендә Богородица-Успенский монастыре торгызылуга багышланган бәйрәмне билгеләп үттеләр. Утрауда тарихи-архитектура һәйкәлләрен торгызу эшләре моннан нәкъ 25 ел элек башланган иде.

«Татар-информ» корреспонденты хәбәр иткәнчә, бүген Успенский монастыре территориясендә чиркәү йолалары, хач һәм иконалар күтәреп барудан соң (крестный ход) бәйрәмдә катнашучыларны котларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. 

«Зөянең чын яңарышы Минтимер Шәрип улы (Шәймиев – Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты. Т-и искәрмәсе) бу эшкә 2010 елда алынгач башланды. Бу вакытта Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу фонды Россия Президенты Владимир Путин хәер-фатихасы белән оештырылды. Монда эшләнгән һәм Болгарда башкарылган эшләр дәүләт ярдәме белән тормышка ашырылды», – диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов тагын бер кат барлык катнашучыларны Изге Ана хөрмәтенә багышланган бәйрәм белән котлады. Ул Казан һәм Татарстан митрополиты Кириллга Иерусалимда язылган икона тапшырды. 

«Иерусалимда язылган Изге Ана образын Изге Ана хөрмәтенә булган бәйрәм көнне бүләк итүегез өчен зур рәхмәт», – диде республика Президентына Татарстан митрополиты. 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2021 елда Успенский соборы һәм Зөя утрау-шәһәрчеге монастыре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Бу исемлекне архитектура һәйкәлләре уңышлы реставрация эше нәтиҗәсендә тулыландырды.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев сүзләренчә, хәзер утрауның дини объектлары дистәләрчә мең дини кешене һәм туристны җәлеп итеп тора.

Бәйрәмнең Успение монастырендәге тантаналы өлешеннән соң, Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев яңа паркта яшь чыршы үсентеләре утыртты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100