news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» командасын 13нче тапкыр чемпион калуы белән котлады

Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» командасын 13нче тапкыр чемпион калуы белән котлады
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» волейбол клубын Россия чемпионатында 13нче җиңүе белән тәбрик итте.

Котлау телеграммасы ТР Волейбол федерациясе президенты – Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, «Зенит-Казан» волейбол клубы президенты Рифкать Кантюковка, ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе һәм ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәровка, команданың өлкән тренеры Алексей Вербовка һәм волейбол клубы коллективына адресланган.

«Барыгызны да чын күңелдән командабызның 2025 елгы Россия чемпионатында җиңүе белән котлыйм. Казанлыларның матур, ышанычлы уены, искиткеч осталыгы һәм бердәмлеге көчле көндәшкә уңышка ирешү өчен бернинди мөмкинлек тә калдырмады», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

«Кадерле волейболчыларыбыз, Татарстан сезнең белән горурлана! Сезгә тиңнәр юк икәнен, шулай ук Татарстан волейбол мәктәбенең уникаль потенциалга һәм искиткеч җиңү традицияләренә ия булуын тагын бер тапкыр ышандырырлык итеп расладыгыз», - дип өстәде ул.

Котлау азагында ТР Рәисе спортчыларга һәм тренерларга, «Зенит-Казан» волейбол клубы җитәкчелегенә һәм коллективына бетмәс-төкәнмәс энтузиазм, энергия, уңышлар һәм яңа казанышлар теләде.

Кичә казанлылар финал сериясенең өченче матчында (3-0) «Зенит-Санкт-Петербург»ны ышанычлы рәвештә җиңде һәм өченче тапкыр рәттән чемпион калды. Бу инде Казан клубының унөченче шундый титулы. Ике «Зенит» клубының очрашуы 0-3 (21:25, 15:25, 16:25) исәбе белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100