news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов заводлар төзегән эшмәкәрләр өчен җир бәясен арттырмаска кушты

«Уен кагыйдәләрен үзгәртеп, әллә ниләр уйлап чыгарасы юк. Бер яктан, эшмәкәрләрне инвестиция кертергә өндибез, икенче яктан, чикләүләр кертәбез», - дип шелтәләде Президент.

Рөстәм Миңнеханов заводлар төзегән эшмәкәрләр өчен җир бәясен арттырмаска кушты
ТР Президентының матбугат хезмәте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов производстволар төзегән эшмәкәрләргә җирне кыйммәтләндереп сатмаска күрсәтмә бирде.

Яшел Үзән районында Идел буе премикс һәм катнаш азык җитештерү заводы төзегән эшмәкәр Айдар Гатауллин Арчаның Сеҗе авылы янында яңа производство ачу нияте белән йөри. Бу импортны алмаштыру буенча проект.

Эшмәкәр заводка дигән аренда җирен 100 процент кадастр бәясеннән сатып алырга мәҗбүр иткәннәрен әйтте, гәрчә элек җир кыйммәте җир салымы ставкасына карап исәпләнгән һәм арзанрак булган.

Айдар Гатауллин сәнәгать паркы резидентларына җирне ташламалы бәядән сатып алу мөмкинлеген сорады. Президент Җир һәм милек мөнәсәбәтләре һәм Икътисад министрлыклары җитәкчеләрен производстволарын төзегән эшмәкәрләр өчен җир биләмәләрен сатып алу бәясен арттырулары өчен шелтәләде. Моңа карата ачуын белдерде.

«Нәрсәгә кирәк иде бу? Сәнәгать парклары, индустриаль парклар төзибез, дәүләт инвестицияләре кертәбез, аннары башлана... Әгәр дә эшмәкәр завод төзегән, вазифаларын үтәгән икән, ник кирәк инде алай эшләргә? Ул бит җир өчен салымын түләячәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

«Уен кагыйдәләрен үзгәртеп, әллә ниләр уйлап чыгарасы юк. Бер яктан, эшмәкәрләрне инвестиция кертергә өндибез, икенче яктан, чикләүләр кертәбез. Бизнесмен үзе, әгәр ул производство төзи икән, ташламалы бәя булуын аңларга тиеш, ниндидер сроклар билгеләргә кирәкми», - диде Президент. Ул, җир сатып алып, кул кушырып утыручы эшсезләр болай да җитәрлек булуын искәртте.

«Ә монда кешеләр килгән. Завод төзегән, кредит алганнар, җир эшли дигән сүз. Сезгә бу мәсьәләне җентекләп карарга күрсәтмә бирәм», - дип мөрәҗәгать итте Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Фәнил Әгълиуллинга.

«Кычытмаган җиргә ник тыгыласыз? Без яңа предприятиеләр, яңа эш урыннары барлыкка килсен дип, вариантлар эзлибез. Әгәр эшмәкәр инвестицияләр һәм эш урыннары булдыру шартларын үти икән, сатып алсын, салымын түли ул аның», - диде.

Завод май азагында эшли башлар дип ниятләнә. Чимал Россия һәм дустанә илләрдән (Һиндстан, Төркия) кертелә. Элек премикслар Россиягә дустанә карашта булмаган иллләрдә сатып алынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100