news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Зәңгәр күлләр территориясен төзекләндерү белән танышты

Рөстәм Миңнеханов Зәңгәр күлләр территориясен төзекләндерү белән танышты
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зур һәм Кече Зәңгәр күлләрне төзекләндерү белән танышты. Ул аеруча саклана торган табигый территорияне үстерү концепциясен гамәлгә ашыру өстендә эшләүче ведомствоара команда белән очрашты.

«Зәңгәр күлләр - шәһәр халкы һәм Казан кунаклары арасында популяр уникаль урын. Әмма вакыт үтү белән контрольсез йөрү территориянең экологик потенциалына начар тәэсир итә башлады. Концепциянең төп бурычы - табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә туристлар өчен уңайлы шартлар тудыру», - дип билгеләп үттеләр республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә.

Проектның кураторы - Татарстан шәһәрләрен үстерү институты, зур дисциплинар команда эшли, бу төрле өлкәләрдәге мәсьәләләргә - экологиядән алып, алга таба территория белән идарә итүгә кадәр игътибар бирергә мөмкинлек бирә.

Рөстәм Миңнеханов төзекләндерелгән территорияне карады һәм ял итүчеләр белән аралашты. Татарстан шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина туристлар агымы ничек бүленүе, коену өчен яңа урыннар булдырылуы һәм концепциянең башка детальләре турында сөйләде.

Аерым алганда, экокапка проектына парковкалар белән саклана торган территорияләргә керү нокталары, актив ял итү өчен кирәк-яраклар прокаты булган павильон, каты көнкүреш калдыклары контейнерлары булдыру керә. Беренче экокапка Зур Зәңгәр күл янында барлыкка киләчәк.

Татарстан Рәисе су коену өчен яңа урыннарны карады - монда күлләр Казансу елгасына койган урыннарда суга чуму өчен имин урыннар булдырылган. Аларның урнашуы күлләрдә суның үзлекләрен саклап калырга ярдәм итә: күлләрдән су шундук Казансуга китә, ә төбе һәм ләм орынмаган килеш кала, шуңа күрә Зәңгәр күлләрнең экосистемасы бозылмый. Барлыгы шундый биш зона төзекләндерелгән: икесе Кече күлдә, берсе агым сулы күлдә, икесе Зур Зәңгәр күлдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100