news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Зәңгәр күлләр фотоларын күрсәтте

Рөстәм Миңнеханов Зәңгәр күлләр фотоларын күрсәтте
Фото: ТР Рәисе телеграм-каналы

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында Зәңгәр күлләргә сәфәрдән фотографияләр урнаштырды. Бүген республика җитәкчесе ведомствоара команда белән очрашты, ул аеруча саклана торган табигый территорияне үстерү концепциясен гамәлгә ашыру өстендә эшли.

«Ел әйләнәсендә монда ял итүчеләр һәм туристлар агымы зур. Биектау районы башлыгы булганда әлеге территорияне төзекләндерүдән башлаган идем. Шуннан бирле килүчеләрнең саны берничә тапкырга артты, уникаль территорияне саклау мәсьәләсе кискен тора. Быел эшчеләр төзекләндерүгә кереште, коену өчен аерым урыннар билгеләнде», - дип сөйләде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, концепцияне гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә ял итү өчен тагын да уңайлырак шартлар тудырылачак. Ул шулай ук проект уникаль табигый урыннарны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк, дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100