news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов җыю пунктында Татарстаннан мобилизацияләнүчеләр белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов җыю пунктында Татарстаннан мобилизацияләнүчеләр белән очрашты
Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналы

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» базасында урнашкан өлешчә мобилизациягә чакырылучыларны җыю пунктында булды.

«Мобилизацияләнгән егетләребез килә торган җыю пунктларында булдык. Барысы да тәвәккәл кәефтә», – диде ул үзенең телеграм-каналында.

Татарстан җитәкчесе пунктларны кайнар ризык, кием белән тәэмин итүне контрольдә тотачагын әйтте һәм мобилизацияләнүчеләргә бөтен кирәкле ярдәмне күрсәтергә вәгъдә итте.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнехановка ял һәм туклану зоналарын, медпункт һәм сәүдә зонасын күрсәттеләр, бу зонада республика кешеләре кирәкле продукция сатып ала ала. Аның кушуы буенча җыю пунктларына тиздән мобиль мунчалар китереләчәк.

Җыю пунктларына мобилизацияләнүчеләрнең килүе 1 октябрьгә кадәр дәвам итәр, аннары аларны укыта башларлар дип көтелә.

Искәртеп узабыз, 21 сентябрь иртәсендә Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать белән чыгыш ясады һәм өлешчә мобилизация үткәрү турындагы карарны имзалады. Саклану министры Сергей Шойгу белдергәнчә, чакырылышка хәрби тәҗрибәсе булган һәм резервта торган 300 мең кешене җәлеп итү каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100