Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт Йортында узган традицион киңәшмәдә муниципалитетлар җитәкчеләренә юлдагы чокырларны ремонтлауны контрольгә алырга кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сезонара климат шартлары, температура үзгәрүе автомобиль юллары торышында тискәре чагылыш таба. Аңлашыла, вакыты шундый. Бу атнада социаль челтәрләрдә шәһәрлеләрнең һәр бишенче хәбәре - юллар һәм тротуарлар торышына шикаятьләр», - диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов мәгълүматы буенча, мондый шикаятьләрнең күбесе Казаннан, Чаллыдан, Түбән Камадан һәм Әлмәттән килә.
«Республикада юлларны торгызу һәм алаг таба җимерелүен булдырмау максатларында төп юлларда, чишелешләрдә, күперләрдә чокырларны ремонтлый башладылар», - диде ул.
«Бу эшне контрольгә алырга кирәк. Һәм гомуми файдаланудагы юлларда гына түгел - бу эш торак пунктларга, шәһәрләргә кагыла. Бу юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләсе һәм тормыш сыйфатын билгеләүче мөһим мәсьәләләрнең берсе», - дип йомгаклады Рәис.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казанда, Чаллыда, Әлмәттә һәм төбәк автоюлларында чокырларны ремонтлау эшләре башланды.