Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия җыярга кушты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча республика комиссиясе утырышын үткәрергә кушты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бездә юлда һәлак булучылар бик күп. Соңгы ике көндә генә дә тугыз (кичә – биш, бүген – дүрт) кешенең гомере өзелде... Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия җыярга боерам», - дип искәртте ТР Президенты.
«Әлеге теманы җентекләп өйрәнергә кирәк. Бик күп кеше һәлак була, шул исәптән исерек хәлдә дә, юлда балаларның гомере өзелә – боларның барысы да борчый», - дип билгеләп үтте ул.
Миңнеханов шулай ук муниципалитет башлыкларын юлда иминлекне тәэмин итү буенча аларның эшчәнлегенә анализ ясалачагына игътибар юнәлтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз