news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Юл булган җирдә тормыш үзгәрә дигән сүз

Татарстан Рәисе журналистлар белән ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында «Ватаным Татарстан» газетасы журналистының юллар төзү әһәмияте турындагы соравына җавап бирде. «Юл булган җирдә тормыш үзгәрә дигән сүз. Заводлар төзелә, торак пәйда була», – дип җавап бирде Рөстәм Миңнеханов.

«Юл булмаса, син беркая бара алмыйсың. Әле бит бару гына түгел, товар ташырга кирәк, бүтән юнәлештә эш барырга тиеш. Ун ел элек Мәскәүгә алты сәгать ярым эчендә барып җитүне күз алдына да китереп булмый иде. Өч ел дәверендә без гел хыяллана идек: ничек инде Идел аша күпер булсын дип. Күпере дә, юлы да бар хәзер», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе Чаллы белән Түбән Кама арасында зур проект тормышка ашырылганын искәртте. «Һәрвакыт Чаллыга барганда, ГЭС плотинасында күпмедер вакыт тору, Чаллы буенча чыгып китү үзе бер мәшәкать иде. Әйтик, Түбән Камага бару өчен, башта Чаллыга кереп, аннан соң Түбән Камага бара идегез. Бу мәсьәләләр хәл ителә. Ул бит 81 километрлык юл, 1 км 300 метрлык күпер, керү-чыгу юллары... Ул бик кыйммәтле эшләр», – дип белдерде.

Миңнеханов Алексеевск каласындагы юл шушы көннәрдә ачылуын әйтте. «Әлмәткә машина белән баручылар белә аны», – диде.

«Бүген юлга бастың, барасың да барасың, 145 чакрымны бер сәгать эчендә рәхәтләнеп үтәсең. Бу юнәлештә Россия Хөкүмәте тарафыннан зур программалар, зур ярдәм күрсәтелә. Киләчәктә республика үсеше өчен бу зур этәргеч булачак. Президентыбызга, Хөкүмәткә рәхмәтле без, Марат Шакирҗан улы (Хөснуллин) зур эш алып бара. Шушы эшкә җитәкчелек итә. Үз контролендә тотканы аркасында, Түбән Камага юл өч елдан да кимрәк вакыт эчендә юл төзелеп тормышка ашты», – дип әйтте Татарстан Рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100