news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов югары уку йорты студентлары өчен Татарстан Рәисе стипендиясен билгеләде

Рөстәм Миңнеханов югары уку йорты студентлары өчен Татарстан Рәисе стипендиясен билгеләде
Фото: © "Татар-информ"

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика югары уку йортларында көндезге уку формасындагы белем алучы һәм дәүләт ярдәменең өстәмә чарасы буларак стипендия алачак студентлар исемлеген раслады. Карар хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

«Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдимнәрен карап чыгып, <...> 2023 елның 1 сентябреннән уку чорына Татарстан Рәисе стипендиясен билгеләргә», – диелә документта.

Республика территориясендә даими яшәүче һәм башка төбәкләрдән килгән студентларның ике исемлеге бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100