Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Югары уку йортлары, көллиятләр һәм эш бирүчеләр бербөтен булырга тиеш
Белгечләрне сыйфатлы итеп әзерләү өчен югары уку йортлары, техникумнар һәм көллиятләр предприятиеләр – потенциаль эш бирүчеләр белән эшләргә тиеш. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
«Сыйфат һәм нәтиҗә безнең белем бирү оешмаларын эш бирүчеләр белән никадәр якынайта алуыбызга бәйле булачак. Эш бирүче белем бирү учреждениесе тормышында булган урында нәтиҗә бар. Белем бирү оешмалары үзләре өчен яшәгән урыннарда исә нәтиҗә юк. Шуңа күрә нинди белгечләр кирәклеген игътибар белән карарга кирәк», - диде Миңнеханов.
ТР Рәисе Татарстанда төрле производстволар күп булуын билгеләп үтте, шуңа күрә республика өчен иң мөһиме – хезмәт ресурслары.
«Безгә җиң сызганып эшли торган югары профессиональ белгечләр кирәк. Әйдәп баручы предприятиеләр эшчеләргә мохтаҗлык кичерә. Укып чыккан инженер заводлардагы эш процессын белми дигән әйбер булмасын. Шунлыктан югары уку йортлары, көллиятләр, техникумнар һәм эш бирүчеләр бербөтен булырга тиеш. Бу – безне эчке потенциал», - дип искәртте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз