news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов язылучыларын Туган тел көне һәм Тукай туган көне белән котлады

Рөстәм Миңнеханов язылучыларын Туган тел көне һәм Тукай туган көне белән котлады
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналына язылучыларны Туган тел көне һәм татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның туган көне белән тәбрик итте.

«Татар телем - халкым теле!» - дип язган, аерым алганда, республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов видео да куйган, анда Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырендәге беренче юл яңгырый.

Алматы, Чабаксар, Таулы Алтай, Ашхабад, Уфа, Ташкент, Бишкек һәм Бакуда яшәүчеләр, алып баручының үтенеченә җавап итеп, туган телләрендә - казах, чуваш, алтай, төрекмән, башкорт, үзбәк, кыргыз һәм азәрбайҗан – әлеге текстның аларда нинди хис-кичерешләр уятуы хакында сөйли.

«Безнең телләр төрле булуга да карамастан, йөрәкләребез бергә тибә. Тукай рухы бүген дә безне берләштерә һәм туган телләребез аша бер-беребезне аңлыйбыз һәм хөрмәт итәбез», - дип төгәлли алып баручы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100