news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Яшьләр көнен бәйрәм иткәндә иминлек чараларын тәэмин итүне йөкләде

Казанның «УРАМ» экстрим-паркы бүген Яшьләр көнен бәйрәм итү өчен федераль мәйданчыкларының берсенә әверелде. Моннан тыш, чаралар шәһәрләрдә дә, республика районнарында да планлаштырылган, аларны югары дәрәҗәдә оештырырга һәм уздырырга кирәк, дип йөкләде ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә.

«Барлык чараларны да иминлек таләпләрен үтәп лаеклы үткәрергә кирәк», - дип республика җитәкчесе сүзләрен китерә аның матбугат хезмәте.

Искәртик, элек һәр елны Яшьләр көне 27 июньдә билгеләп үтелә иде. Әмма 2023 елның маенда Россия Президенты Владимир Путин боерыкка кул куйды, аның нигезендә әлеге рәсми көн июньнең соңгы шимбәсендә бәйрәм ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot